Танылган телевидение алып баручысы Илфат Абдрахманов вафат

-- Лейла

Танылган диктор, телевидение алып баручысы Илфат Абдрахманов узган төндә вафат булган.

Илфат Абдрахмановны Татарстан телевидениесенең символы дип тә атыйлар. Илфат Абдрахмановны тамашачы телевизор экранында 1984 елда ук күрә. Соңрак ул яңа ачылган «Татарстан-Яңа гасыр» иярчен телеканалына эшләргә килүчеләрнең берсе. Күп еллар ТНВда хәбәрләр алып баручысы булып эшләде.

Соңгы елларда ул үпкә чиреннән интеккән.

Илфат Ибраһим улы Абдрахмановка 17 ноябрьдә 59 яшь туласы иде.

Хушлашу иртәгә Казанның Әмирхан урамы, 17 адресындагы йортта булачак.

Озак еллар Татарстан телевидениесендә хезмәт иткән, аның йөзе саналган Илфат Абдрахманов дүрт ел элек ТНВга яңа җитәкчелек килү белән эштән алынган иде. Ни сәбәпле икәнен үзем һаман да аңламыйм, миңа берни әйтмәделәр, документларны тоттырдылар да чыгырып җибәрделәр дип сөйләгән иде ул Азатлыкка. «Яңа гасыр»да милли хезмәткәрләр үксез, кадерсез кешеләр дигән фикер белдерде ул.

«Телевидениедән киткәнемә инде ике ел. Яңа җитәкчелек үз такымы белән килде, аның үз эшләү ысулы, минем инде кирәклегем калмады. Ни сәбәпле эштән алынуым, нәрсәм белән ошамаганымны һаман да аңламыйм. Миннән сорап тормадылар. Кадрлар бүлегенә чакырдылар, сезнең белән килешү озайтылмый, кул куегыз диделәр дә вәссәлам. Кем беләндер аңлашуны, дуслар-танышларымнан ярдәм сорауны түбәнчелек дип санадым. Чыктым да киттем, шуннан телевидение белән арам өзелде. Минем белән ямьсез хушлаштылар, кешегә дорфа караш булган коллективта үземнең дә эшлисем килмәде.

Хәзер телевизор карамыйм. Яңалыкларны белер өчен интернет бар. Телевидениедәге хәбәрләргә ышанмыйм, аның эчке кухнясын, сәясәтен беләм бит. Кызык түгел, туйдым дисәң дә була. Мин эшләгән телевидениедә рух бар иде, кеше кыйммәте булды. Хәзер исә бар нәрсә дә акча эшләүгә корылган. Проект ачасың килә икән, рәхим ит, әмма иганәчесен тап. Акча китерәчәкме ул дип сорыйлар», дип сөйләгән иде Илфат Абдрахманов Азатлыкка ике ел элек.

Чыганак: чит ил агентлыгы

Бәйле