Уфада ятим үскән яшь ана авыр хәлдә калган: «Үзең дә, балаң да кирәкми…»

-- Лейла

Уфада «Ике канат» оешмасы волонтерлары кул баласы белән ялгыз калган хатынның тарихын сөйләде.


Ул ятим үскән, өч көн элек көтеп алынган беренче баласын, кызын тапкан, әмма сөеклесенең котлавы урынына ул да, бала да иренә кирәк түгеллеге ачыкланган.
— Кыз бик яхшы, тырыш, йөклелекнең соңгы көненә кадәр эшләгән, әмма баласын бик авыр тапкан, берничә көн газапланган, нәтиҗәдә, аны ярып алганнар. Хәзер инде әнигә һәм сабыйга бернәрсә дә янамый.
Әлегә алар бала тудыру йортында, тик тиздән чыгарылачаклар һәм катлаулы чор башланачак: туу буенча пособиене бер көндә генә алып булмый, өстәвенә, хатынның хәле әлегә авыр һәм, ким дигәндә, беренче ай-ике ай эшли алмый, — дигәннәр фондта.
Хәзер хатын-кызга һәм сабыйга ярдәм җыялар – кемдер әйберләр тапшыра, кемдер акча җибәрә. Аңа ярдәм итәргә теләүчеләр «Ике канат» фонды сайтына кереп, белешә ала.

Чыганак: Кызыл таң

Бәйле