Новосибирск өлкәсенең Коченев районында ир-ат туй көнендә булачак хатынын үтерә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Новосибирск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр иттеләр.
Фаҗига Чик бистәсендә булган. Исерек чакта, 33 яшьлек ир 36 яшьлек хатын-кызны аяклары белән кыйный. Алынган авыр җәрәхәтләрдән ул шунда ук үлә. Шуннан соң ир булачак хатынының гәүдәсен чокырга ташлый.
Чыганак: kazanfirst.ru