«Челнинские известия» ачыклаганча, беренчеләрдән булып ГЭС бистәсенең 3нче комплексындагы йорт подъезды буенча күршеләр чаң суга. Алар полиция бүлегенә шалтыратып, инде күптән 79 яшьлек ялгыз хатын-кызны күрмәүләре турында хәбәр итәләр.
Сигнал буенча килгән участковый йокы бүлмәсендә юрган астында үлгән хатын-кызны таба. Мәет мумия хәлендә.
Үлеменең сәбәпләре, вакыты һәм шартлары билгеләнә. Хатын-кызның фатирда күпме булуын ачыклау өчен махсус суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.
Чыганак: Челнинские известия