Табиблар кисәтә: «Авырулар күзгә карап «Мин үлмәмме икән?» – дип ята»

-- Лейла

Бүген табиблар үзләрен гүя сугыш кырындагы кебек хис итә. Ковид-19 дигән күзгә күренмәс «дошман»га каршы аяусыз көрәшә алар. Үпкә ялкынсынуын китереп чыгарган чирне йөгәнләү өчен йогышлы авырулар табиблары гына җитмәгәнлектән, терапевтлар, хирург, кардиолог, неврологлар һәм бик күп башка белгечләр шушы фронт сызыгына басты хәзер. Табибларның фикерләрен ике ният белән тәкъдим итәбез: соклану һәм гыйбрәт алу өчен.

Корсакка яту савыгырга ярдәм итә

Түбән Кама район үзәк хастаханәсенең кардиология бүлеге табибы Ольга Носова COVID-госпитальдә ике атналык тәүге сменасын гына эшләгән әле. Әмма инде аның күргәннәре, үзе әйтмешли, ике елга җитәрлек. Ольга Викторовнага шушы ике атна дәвамында гаиләсеннән аерылып, «Чайка» лагеренда яшәргә туры килгән. «Ковид-­госпитальдә эшләү кардиология бүлегендә эшләүдән бик нык аерыла. Миңа шактый ук авыр хәлдәге сырхау­лар белән эшләргә туры килде. Вируслы пневмониядән тыш, башка чирләре дә күп бит әле аларның. Арада инфаркт кичерүчеләре дә, кан басымы югары булудан, ши­кәр чиреннән интегүчеләре дә байтак. Сырхауларның барысы да диярлек кислородка мохтаҗ. Чирләү генә түгел, бик нык куркуга да төшкән әле алар – нинди авыруга дучар булуларын белмәүчеләре дә бихисап. Шуңа күрә, аң­­латыгызчы, зинһар, нинди зәхмәт чир соң бу, дип тә ялваручыларны күрергә туры килде. Без, дәвалау өстенә, пси­холог ролен дә үтәп, юатабыз, барысын да аңлатабыз. Күбрәк корсакка ятарга киңәш итәбез. Болай эшләгәндә, үпкәләргә җиңелрәк була, канда кислород күбәя. Беренче карашка, юк-бар гына тоелган шушы ысул да сырхауның хәлен әйбәт үк яхшыртырга ярдәм итә», – дип сөйли табиб.
Хәзер госпитальдә дәваланучылар арасында яшьләр күбәйгән, моңарчы башлыча өлкән яшьтәгеләр генә булган икән. «Яшьләр дә каты чирли. Чирне психологик яктан авыр кичерүчеләре дә бар: аларны тынычландырырга, юатырга кирәк. Без сырхауларны үзебезнең көчкә, заманча медицина көченә ышандырырга тырышабыз. Госпитальдә әле ике атна гына эшләвемә карамастан, дөньяга карашым үзгәрде. Чирнең бик тә мәкерле булуын аңладым. Сырхау савыгып килгән бер мәлдә, чире көчәеп китеп, реанимациягә дә эләгергә мөмкин. Барча кешегә шәхси гигиена таләп­ләрен үтәргә киңәш итәм. Хәзер чирнең нык көчәйгән вакыты, шуңа күрә, транспорттамы ул, кибетләрдәме, һичшиксез, битлек-пирчәткә киеп йөрергә, кулларны ешрак юарга кирәк», – дип киңәш итә Ольга Носова.

Коронавирус томау төшерми

Ольга Викторовна сменасында гинекология бүлеге мөдире Эльмира Магомедова да эшләгән. Госпитальдә эшләү Эльмира ханымга да нык тәэсир иткән. «Каты авыруларны моңарчы да күп күрергә туры килде анысы. Әмма госпитальдә дәваланучылар аерылып тора. Чирне авыр кичерүләре өстенә, ул-бу булмагае, дигән шикләнүләрдән дә газапланалар. Тәүлек әйләнәсе күзәтүгә мохтаҗ алар. Биредә 12 сәгатьлек эш сменасының ничек узуын тоймый да каласың: 15 – 20 минутка төшке ашка чыгып керәсең дә янә «кызыл зона»га кереп китәсең», – дип сөйли Эльмира Магомедова.
Табиб искәртеп үткәнчә, COVID-19 өлкәннәрне генә түгел, яшьләрне дә аямый. «Минем бүлектә 25тән 94 яшькә кадәрге сырхаулар дәваланды, өчесенә – 25 – 26 яшьләр тирәсе, – дип уртаклашты табиб. – Сентябрь башында Сочига конгресска бардым. Беләсезме, залда утыручы 100 кеше арасыннан бер мин битлекле идем! Шул чагында, ирексездән, болай булса, чирнең икенче дулкыны да китереп бәрәчәк икән, дип уйлап куйдым. Хәзер менә шуны күзәтәбез дә инде. Госпитальләрдә сырхаулар саны көннән-көн күбәя».
Хастаханәнең хирургия бүлеге хирургы Альберт Арс­ланов та йогышлы авырулар госпиталендә бер смена эшләп алган. Бераздан янә «кызыл зона»га әйләнеп кайт­макчы ул. Әлегә – үзенең хирургия бүлегендәге эшендә. «ОРВИ сезоны башланып килә. Кешеләр, салкын тиеп, томау төшсә дә, коронавирус иярде, ахры, дип куркуга кала. Коронавируслы сырхаулар йөткерә, югары тән температурасы берничә көн дәвамында төшми. Тик аларның берсендә дә томау юк. Шуңа күрә үзегезгә үзегез диагноз куймагыз, бетеренмәгез. Кәефсезләнеп китсәгез, өйгә табиб чакыртыгыз: хәлегезгә карап, алга таба ни эшлисен хәл кылачак ул», – дип киңәш итә доктор.
Альберт Арсланов әйтүенчә, чирне тизрәк йөгәнләү безнең һәркайсыбыздан тора. Әлегә, мөмкинлеккә карап, үзизоляция режимын саклау: җәмәгать урыннарыннан читтәрәк йөрү, чир ияртмәс өчен, өлкән яшьтәге туганнарыбыз янында мөмкин кадәр азрак булырга тырышу кирәк, дигән фикердә ул.

Чирне һәркем үзенчә кичерә

Хастаханәнең терапия бүлеге терапевты Ләйсән Шәмсетдинова өчен госпитальдәге өченче смена җиңелрәк узган. Эсселек 40 градуска җиткән июль аендагыдан аермалы буларак, каты чирләүчеләр күп булмаган. Табиб әйтүенчә, үзенең бүлегендә дә катлаулы вазгыять хөкем сөрә: терапиядә дә, «кызыл зона»да да табиблар бер үк эшне башкара. Аермасы шунда гына: госпитальдә сырхауларны баштанаяк төренеп – махсус костюмнар киеп дәваларга туры килә. «Гаиләңне, балаларыңны атналар буе күрмичә яшәргә мәҗбүр булу авыр. Өч смена эшләвем дәверендә госпитальгә ияләштем инде, – ди Ләйсән ханым. – Әмма коронавирус барыбызны да гаҗәпләндерүен дәвам итә: һәр сырхау аны үзенчә кичерә. Кемдер мәкерле чир йоктыруын сизми дә, кемдер җиңелчә генә сырхаулап ала, кемнеңдер хәтта температурасы да күтәрелми, ә кемнәрнеңдер үпкәләре ике-өч көн эчендә үк 70 – 80 процентка зарарлана».
Район үзәк хастаханәсенең 1 нче поликлиникасы гомуми практика табибы Оксана Бондаренко да COVID-гос­питальдә ике тапкыр булган инде. Ул да беренче тапкыр июль ае челләсендә эшләгән. Эсседә эшләү бик авыр иде, дип искә төшерә терапевт ул көннәрне. Икенче тапкырында – сентябрьдә җиңелрәк булган. «Госпитальгә икенче тапкыр кергәндә, кайда ничек эшләргә икәнен беләсең инде, – ди Оксана ханым. – Беренче тапкырында хезмәттәшләрем бик булышты. Хәзер үзебез үк яңа табиб­ларга мондый шартларда ничегрәк нәтиҗәле эшләргә мөмкин булуын аңлатабыз. Әлбәттә, госпитальдәге эш поликлиникада эшләүдән бик нык аерыла. Медицина документларын тутыруда аерма зур. Госпитальдә сырхаулар да үзгә. Алар бик куркулы, күз карашлары да башкача. «Мин үлмәмме икән?» – дип сораучылары да бар. Без аларны ничек тә тынычландырырга, кәефләрен күтәрергә тырышабыз. Мондый игътибар, әлбәттә инде, аларга уңай яктан тәэсир итмичә калмый».
Оксана ханым, бернинди кыенлыкларга карамастан, алга таба да госпитальдә армый-талмый эшләргә әзер. «Кирәк булса, башка сменаларга да язылачакмын. Башкача була да алмый: хасталарга савыгырга булышу – минем өчен иң изге бурыч лабаса», – ди ул.

Чыганак: Ватаным Татарстан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий