1 ноябрьдән тормышыбызга нинди үзгәрешләр керде?

-- Лейла

Маркировка, электрон ПТС һәм “Мир” картасы… Ноябрь, үзеннән алда килгән айлардагы кебек үк, кешеләр тормышына үзгәрешләр алып килә. Бигрәк тә законнар өлкәсендә. Бу айдан кертеләчәк иң мөһим үзгәрешләрне барладык.

Моңа кадәр Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербургта, Ленинград өлкәсендә һәм Татарстанда гына автоһәлакәттән соң электрон хәбәр (извещение) рәсмиләштереп булса, хәзер бу мөмкинлек Россиянең башка шәһәрләренә дә  таралачак. Моның өчен юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан ике кешенең дә дәүләт хезмәте порталында теркәлү узган булуы һәм икесенең берсендә булса да “ОСАГО ярдәмчесе” кушымтасы булу сорала. Моннан тыш, кечкенә һәлакәтләрне юридик затларга да теркәү мөмкинлеге тудырыла.
Яңа транспорт чараларга паспортны (ПТС) кәгазь формада бирү туктатыла. Мондый документ искесе югалса, кулланырлык хәлдән чыкса гына алмашка бирелә.
1 ноябрьдән машина шиналары мәҗбүри рәвештә маркировкалана башлаячак. Бу үзебездә җитештерелгән шиналарга да, чит илдән кергәннәргә кагыла. Кайбер мәгълүматлар буенча, 13,5 миллион шина инде маркировкаланган.
Авырлыгы 3,5-12 тонна булган шәхси йөк машиналарында хәзер тахографлар кую мәҗбүри булачак.
Акча һәм финанс мәсьәләләренә килгәндә, 1 ноябрьдән “Мир” түләү карталарын эре түләү агрегатлары да кабул итә башлаячак. “Мир” картасы хуҗаларына тиешле икътисади куркынычсызлык тудыра алмаган банкларга карата санкцияләр куллану да күздә тотыла.
1 ноябрьгә кадәр игълан ителгән ташламалы ипотека программасы 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Вице-премьер Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, программа үзен бары яхшы яктан гына күрсәткән. Шул вакыт эчендә 670 млрд сумлык 230 мең кредит бирелгән.
3-7 яшьлек балаларга пособие рәмиләштерү дә 1 ноябрьдән бераз гадиләшә. Хәзер алиментлар турында белешмә кирәк булмаячак. Кирәкле барлык документларны да социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре суд приставларыннан үзләре соратып ала.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле