Атна ахрында татарстанлыларны нинди һава торышы көтә

-- Лейла

6 ноябрьдә, җомга көнне, Татарстан тирән төньяк циклон йогынтысына эләгә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Һава температурасы төнлә нульдән плюс 5 градуска кадәр, көндез 2-7 градуска югарырак булыр дип көтелә.

Шимбә көнне, 7 ноябрьдә, республика территориясендә һава торышы циклонның тыл өлеше йогынтысы астында формалашачак. Синоптиклар юеш кар, яңгыр һәм төньяк-көнбатыштан талгын җил фаразлый. Төнге сәгатьләрдә плюс 3тән 1 градуска кадәр, көндез — плюс 5 градус кадәр. Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Якшәмбе көнне, 8 ноябрьдә, вакыты белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшем көтелә, көчәйгәндә 15-18 м/с көчле җил, бозлавык булырга мөмкин. Төнлә термометр баганалары 3тән алып 2 градуска кадәр күрсәтеләчәк, көндез 2-7 градуска кадәр төшәр дип көтелә.

 Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Бәйле