- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Казанда инвалид баланың әнисе 45 нче маршрут автобусында булган күңелсез хәл турында сөйләде. Хатын-кыз сүзләренә караганда, автобус кондукторы салоннан баланың коляскасын чыгарып аткан. Хатын прокуратурага мөрәҗәгать итәргә һәм кондукторны эштән азат итәргә ниятли.
“Әгәр дә без колясканы чыгарып атканнарын күрмәгән булсак?» – дип зарлана хатын.
Бу хакта ТР АТП ассоциациясе рәисе Сергей Темляков аңлатма бирде.
«Кондуктор пассажирлардан өч тапкыр: “кем коляскасы?” дип сораган. Беркем дә җавап бирмәгән. Ни өчен ул кондуктор өч тапкыр “кем коляскасы ” дип сорагач, әйтмәгәндер?”, – диде Темляков.
Шуңа да карамастан, автотранспорт предприятиесендә хезмәт тикшерүе башланды, дип хәбәр итә «Татарстан-24».
Чыганак: Вечерняя Казань
–
–