КФУ профессоры салкыннар килүе турында кисәтә

-- Лейла

Быел Казанда уртача тәүлеклек температураның ноль градус аркылы күчүе 10 көнгә соңга калып булачак. Бу хакта «Татар-информ»га КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Әлегә Казанда җылы, чөнки без антициклон йогынтысында җылы секторда торабыз. Кичкә салкын фронт узачак, температура түбәнәя, якшәмбе көнне тагын җылыначак. Киләсе атнадан башлап, без циклонның салкын секторында булабыз, безнең территория аша төньяк агымнар узачак, шуңа күрә температура кимиячәк. Якын көннәрдә явым-төшем көтелми», — дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.

РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 9 һәм 10 ноябрьдә көндез Татарстан башкаласында карлы яңгыр явуы көтелә. Кар шулай ук 11 ноябрьдә көндез яварга мөмкин. Сишәмбе көнне көндезге сәгатьләрдә һава температурасы -1, ә чәршәмбе көнне -3 градус булачак.

«Татарстан башкаласында тәүлеклек уртача температура инде биш тәүлек дәвамында тискәре булырга тиеш. Климатик үлчәүләр буенча ноль градус аркылы күчү гадәттә шәһәрдә 28 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр бара. Киләсе атна башында уртача тәүлеклеклек норма 2 градус салкын булачак» — дип өстәде Переведенцев.

Быел көз тоткарланды, әмма салкын  барыбер киләчәк. Шулай итеп, 10 ноябрьдә Казанда тәүлеклек температура -1,5 градуска кадәр төшә. Шул рәвешле без климатик нормага киләчәкбез.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле