Вирус таралганда диетик ризыклар ярдәмгә килер.
Куян ите бик файдалы диетик ризык санала. Ул тавык итенә якын булса да, аксым һәм майларга тагын да баерак. Организм куян итендәге аксымнарны — 90, мал итендәген бары тик 60 процентка гына үзләштерә.
4-5 айлык куян ите аеруча файдалы исәпләнә. Андагы минерал һәм витаминнар составын башка йорт хайваннарының ите белән чагыштырырлык та түгел. Мәсәлән, В6, В12, РР витаминнары куян итендә эре мал, бәрән, дуңгыз итендәгедән күпкә артык. Шулай ук андагы тимер, фосфор, кобальт, марганец, фтор һәм калий күплеге дә кеше өчен бик файдалы булуын күрсәтә.
Ә натрий тозлары аз булуы да аны диетик ризыклар рәтенә куя. Бигрәк тә куян итенең вирус таралганда авырган кешеләргә савыгыр өчен файдасы зур. Ул, шулай ук, мәктәпкәчә яшьтәге һәм үсмер балалар, бала имезүче аналар һәм өлкәннәр өчен дә бик файдалы.
Аллергия белән җәфаланучыларга, йөрәк-кан системасы, ашказан-эчәк һәм бавыр авыруы булганда мондый ит белән тукланырга киңәш ителә.
Чыганак: Кызыл таң