Коронавируска бәйле 5 сорауга җавап

-- Лейла

Яңа ел корпоративларына чикләүләр булырмы? Вирусны күбрәк кайдан йоктырып кайталар? Битлек кимәскә сәбәп бармы? Бу һәм башка сорауларга Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков һәм Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина җавап бирде.

1. Татарстандагы эпидемиологик вазгыять ни хәлдә?

Узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 67 очрагы теркәлде. Бу соңгы ярты ел эчендә иң зур сан. 19 кеше терелде. Татарстанда барлыгы 1 млн 46 мең ПЦР-тест үткәрелде. Коронавируслы сырхаулар белән элемтәдә булган 1339 кеше табиблар күзәтүендә кала. Авыру очраклары үсеше саклана, бик көчле булмаса да, ул бар. Октябрь белән чагыштырганда, чир йоктыру очраклары 1,7 тапкыр артты. Хәзерге вакытта без коронавирусны кабат йоктырган очракларны теркәмибез. Әгәр дә кемдер элегрәк авырган һәм хәзер үзендә чир билгеләрен күзәтә икән, бу әле коронавирус дигән сүз түгел.

2. Коронавирусны күбрәк кайдан йоктырып кайталар?

Марттан башлап Татарстанда коронавирус инфекциясен читтән йоктырып кайтуның 434 очрагы теркәлгән. Бу – барлык авыруларның 5 проценты. Нигездә Мәскәүдән чир белән кайталар (162 очрак). Краснодардан – 22, Санкт-Петербургтан – 15, Башкортстаннан – 16, Киров өлкәсеннән – 11, Мари Иленнән һәм Кырымнан 10шар очрак. Җәйге ял сезоны ачылганнан бирле барлыгы 49 кеше Россия курортларыннан һәм Төркиядән коронавирус йоктырып кайткан.

3. Коронавирус белән авырган пациентларны тернәкләндерү ничек уза?

Берничә этап бар: амбулатор, стационар шартларда һәм шифаханә-курорт шартларында дәвалану. Һәркайсы өчен бик төгәл күрсәтмәләр бар. Авыруны җиңел формада яисә симптомсыз уздыручыларның сәламәтлегенә артык килми.

4. Яңа ел корпоративларына бәйле чикләүләр булачакмы?

Әлегә яңа ел корпоративларына карата өстәмә чикләүләр кертү нияте юк. Моңа бәйле карар декабрь башында кабул ителәчәк. Әле ноябрь ае гына, ә бәйрәм чаралары 20 декабрьдән башлана. Ягъни, безнең алда тагын бер ай, 10 декабрьгә якынлашканда без нинди өстәмә чикләүләр кертеләчәген һәм гомумән алар кертеләчәкме икәнен төгәл аңлаячакбыз.

5. Битлек кияргә теләмәүчеләр дә бар. Алар моны төрлечә аңлатып карый. Кайберләре миңа битлек кияргә ярамый, дип аклана. Битлек кимәскә сәбәпләр бармы?

Андый сәбәпләр юк. Нидер уйлап табучылар, бәлки, саклану чараларын кулланырга теләмидер. Сулыш алуы авырлашуыннан зарланучылар да бар, әмма бу да битлек кимәскә сәбәп түгел. Битлек сәламәтлеккә зыян салмый. Ул чирне йоктырмаска һәм инфекция таратмаска булыша. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 5 яшьтән башлап битлек кияргә тәкъдим итә.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле