Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә Яңа ел бәйрәмнәре уздырылачакмы

-- Лейла

Татарстанда балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә Яңа ел бәйрәмнәре уздырылачак. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәренә сылтама белшән Татар-информ хәбәр итте.

Ведомствода әйтүләренчә, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә массакүләм чаралар тыелган, әмма бу «балаларның көтеп алган чыршы бәйрәмнәре булмаячак дигән сүз түгел».

«Бәйрәмнәрне Роспотребнадзор таләпләрен катгый үтәп уздыру планлаштырыла. Чаралар бакчаларда төркемнәр, ә мәктәпләрдә класслар һәм параллельләр буенча үтәчәк», — диделәр министрлыкта.

Быел Кремль чыршы булмаячак, ә Татарстанда Президент чыршы бәйрәме кайбер чикләүләр кертеп уздырылачак. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматына караганда, чарадагы кунаклар саны чикләнәчәк, шулай битлек кию мәҗбүри булачак.

Чыганак: Татар-Информ

Бәйле