Цинк коронавирустан саклыймы?

-- Лейла

Иммунитетны организмның калканы дип атау бик дөрес булыр. Ул безне чит-ят организмнар һөҗүменнән саклый. Ләкин көче җитеп бетмәскә дә мөмкин. Дөрес тукланмау, экологиянең начар булуы, кирәк кадәр витаминнар һәм минералларның кермәве сәбәпле, еш кына ул үзе дә ярдәмгә мохтаҗ. Цинк аның иң мөһим ярдәмчеләреннән берсе булып тора да инде. Цинкның булуы организм өчен көзге-кышкы чорда аеруча мөһим. Файдасы нәрсәдә соң?

 

Бу һәм башка сорауларга җавапны табиб-терапевт Зәйтүнә Газизова белән эзлибез.

Бу микроэлемент нәрсәгә кирәк?

1. Цинк аксым синтезлауда катнаша. Моннан тыш, ул күзәнәкләр арасында матдәләр алмашын җайга сала, антиоксидантларны, А, Е, С витаминнарын активлаштыра.

2. Организмга энергия эшләп чыгарырга булыша.

3. D витамины үзләштерелсен өчен цинк кирәк.

4. Цинк ярдәмендә күзәнәкләр яңара, тиренең май эшләп чыгаруы җайлана. Димәк, тире кипшенми, сыйфаты яхшыра.

5. Лейкоцитлар синтезлауда катнаша. Ә алар – билгеле булганча, организмга бәреп керергә маташкан чит вируслар һәм бактерияләргә беренче булып каршы чыгучы күзәнәкләр.

Көнлек нормасы

Олы кешегә бер көнгә 12–15 мг цинк кирәк. Йөкле һәм бала имезүче хатыннар өчен бу саннар 2 тапкыр артык булырга тиеш. Ләкин цинкның җитмәве дә, кирәгеннән артык булуы да әйбәт түгел. Шуңа күрә биологик өстәмәләрне, витамин комплексларын эчә башлау алдыннан, табиб белән киңәшү мәслихәт.

Җитмәсә, нәрсә була?

Россиянең урта полосасында яшәүчеләрдә цинк кытлыгы бик еш була. Андый чакта нерв системасы, күрү, иммун, сөяк-мускул, эндокрин системаларның эшчәнлеге бозыла. Шуның аркасында эңгер-меңгердә начар күрү, йокысызлык, баш авырту, ис һәм тәм сизмәү кебек уңайсызлыклар барлыкка килә. Цинк кытлыгы шикәр авыруы башланып китү куркынычын арттыра. Ул җитмәүдән чәч коела, тырнаклар сына башлый, аппетит һәм физик активлык кими.

Ниндие әйбәтрәк?

Шуны белеп торыгыз: организм ризыкта булган микроэлементның бары тик 30–40 процентын гына үзләштерә. Хайваннардан алынган продуктлардагы цинк үсемлекләрдәгегә караганда яхшырак үзләштерелә. Кузаклы һәм бөртеклеләрне ашаганчы берничә сәгать алдан суга салып торырга кирәк, чөнки аларның составындагы фитин кислотасы цинкның үзләштерелүенә комачаулый.

Азык-төлек белән кергәне генә җитәрлек түгел икән, составында әлеге микроэлемент булган азык өстәмәләрен даруханәдән алырга да мөмкин. Цинк хелаты рәвешендәгесе хәзерге вакытта иң зыянсыз һәм тиз үзләштерелә торган дип санала.

Вирустан саклаучы өчлек

Табибларның күбесе цинк, селен һәм D витаминын комплекста куллануны коронавирустан яхшы саклану чарасы дип саный. Мондый фикергә Мәскәүнең И.М. Сеченов исемендәге университеты клиникасында уздырылган тикшеренүдән соң килгәннәр. Медицина фәннәре докторы, профессор Андрей Свистунов әйтүенчә, ковидтан дәваланган берничә йөз кешенең канындагы микроэлементларны тикшергәч, мондый бәйләнеш ачыкланган: цинк һәм селен күрсәткече түбәнрәк булган хасталар чирне авыррак кичергән. Ә шушы микроэлементлары нормада булганнар авыруны җиңелрәк уздырган.

Селенның COVID-19дан саклануда мөһим роль уйнавы әле беренче тапкыр ачыкланган. «Цинкның вируска, шул исәптән коронавируска да каршы тору үзлеге моңарчы да яхшы гына өйрәнелгән иде, – дип белдергән тикшеренүнең идея авторы – медицина фәннәре докторы, профессор, университетның молекуляр диетология лабораториясе мөдире Анатолий Скальный. – Вирусның күзәнәктә үрчүенә комачаулый ул. Өстәвенә иммун системаның бик күп буыннарына тәэсир итеп, ул иммунитетны да ныгыта. D витаминының да тәэсире шуңа охшаш. Коронавирус инфекциясен йоктырмый калу өчен, бу витаминны өстәмә эчәргә кирәклеге күп кенә рәсми киңәшләрдә язылган.

Селен шулай ук иммунитетка, шул исәптән тумыштан барлыкка килгәненә дә йогынты ясый. Ул үпкәләрне дә саклый һәм, цинк белән берләшеп, ялкынсынуга каршы тора. Коронавирус инфекциясе вакытында циоткиннар давылының – ялкынсыну процессы бик нык көчәеп китүнең – нинди тискәре роль уйнавын яхшы беләбез бит: чирнең барышын авырайтучы төп фактор булып тора ул. Моңа юл куймауда селенның әһәмияте шактый зур булу ихтимал».

Шушы фактларны башка илләр галимнәре белән бергәләп өйрәнеп, мондый фикергә килгәннәр: цинк, селен һәм D витаминын COVID-19ны йоктырмас өчен дә, авырып киткән очракта дәвалану барышында да кулланырга мөмкин.

Кайсы ризыкта күбрәк?

Цинк

мг, 100 граммда

D витамины

мг, 100 граммда

Селен

мг, 100 граммда

Моллюсклар (устрицалар, мидияләр) – 78 (Бу бик күп. Көн саен ашарга ярамый!)

Кабак орлыгы, салкын ысул белән сыгылган мае – 7,4

Сыер ите – 6,9

Бавыр: тавыкныкы – 6,6

сыерныкы – 5

дуңгызныкы – 4

Эрбет чикләвеге – 4,3

Каты сыр – 3,5–5

Җир чикләвеге – 3,3

Ногыт борчагы, борчак – 3,2

Йомырка – 3,1

Сарык ите, дуңгыз ите – 3

Ярмалар (солы, карабодай) – 2,60–2,77

Үрдәк ите, күркә ите – 2,5

Тәрәч бавыры (консерв) – 100

Майлы сельдь – 30

Скумбрия, кета – 16

Сөмбаш, горбуша – 11

Йомырка сарысы – 7,7

Тунец – 5,7

Әтәч гөмбәсе – 5,3

Камбала – 2,8

Чуртан – 2,5

Атланмай – 1,4

Каты сыр – 1

Минтай – 1

Йомшак сыр – 0,6

Эремчек – 0,6

Бавыр: күркәнеке – 71

үрдәкнеке – 68

дуңгызныкы – 53

сыерныкы – 40

тавыкныкы – 55

Сигезаяк – 44,8

Йомырка – 31,7

Куку

Чыганак: Ватаным Татарстан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий