Утка-суга ничек азрак түләргә?

-- Лейла

Счетчик азрак “әйләнсен” өчен гадәттәге лампочкаларны энергияне сак тота торганнарына әйләндереп бетердек. Имеш, хәзер электр энергиясен күпме кирәк, шулай экономиялибез! Әмма утны сак тоту моның белән генә бетми шул әле. Аңа азрак түләү өчен тагын нәрсәләргә игътибар итәргә?

Кухня өчен электр җиһазы – суыткычмы ул, кыска дулкынлы мичме сатып алырга уйласагыз, иң элек яңа товарның характеристикасына игътибар итегез. Утны аз “ашый” торган җиһазларның классы, плюслар белән, “А” дип күрсәтелә. Плюслары никадәр күбрәк булса, җиһаз электр энергиясен шуның кадәр азрак тота, дигән сүз.
Чисталык турында кайгыртырга онытмагыз. Юшкын утырмасын өчен, суга лимон кислотасы өстәп, чәйнекне әледән-әле чистартып торыгыз. Юшкын катламы утырганда, чәйнек электр энергиясен 40-50 процентка күбрәк “ашый”! Газ плитәсе өстендәге “вытяжка”га да кагыла бу. Рәшәткәсен һәм җилләткечен һәрвакыт чиста-пөхтә тотыгыз.
Газ исәпләгечтәге зур гына күрсәткечләрдән дә котылырга мөмкин. Югары температура тәэсирендә табаның формасы үзгәрә. Шуңа күрә озак файдаланганда, төбе бөгелеп килә. Бөгелгән төпле таба тигез җылынмаганлыктан, газ күбрәк ягыла.
Ашарга пешергәндә электр энергиясен азрак тоту өчен хуҗабикәләргә кухнядагы люстраны кабызып тормыйча, әйтик, “вытяжка” яисә кухня гарнитуры утыннан гына да файдаланырга була. Инде килеп, люстраны чисталыкта тоту шарт. Яктылык җитмәү гадәттә нәкъ менә шул яктырткычның пычрак булуына бәйле.
Суны экономияләү турында да берничә сүз. Бу җәһәттән сенсорлы автомат краннан да яхшысы юк. Кыйммәтрәк, әлбәттә, әмма бәясен аклый. Юынганда, су бертуктаусыз агып тормый чөнки. Кулны кран төбенә китергәч, су ага, кулны алгач (әйтик, сабынлау өчен) туктый. Шулай итеп, бер генә тамчы су да әрәмгә китми. Сенсорлы кран аена суны 30 процент чамасы экономияләү мөмкинлеге бирә!
Шушы киңәшләрне тотсагыз, утка да, суга да азрак түли башлаячаксыз.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле