Пенсиягә кагылышлы 3 сорауга җавап

-- Лейла

Сорауларга Россия Пенсия фондының Казандагы Совет районы бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнара Шәрәфиева җавап бирә.

Нинди ташламалар бар?

– Пенсиягә якынлашып килүчеләргә нинди ташламалар булуын язсагыз иде. Ул ничә яшьтән башлана?

Касыйм Ибәтуллин. Казан

– «Пенсиягә якынлашып килүче» категориясенә керүчеләргә пенсиядәгеләргә билгеләнгән ташламалар каралган. Аларга бушлай дару алу һәм транспортта бушлай йөрү, капиталь ремонт һәм башка торак-коммуналь хезмәтләргә ташлама, милек һәм җир кишәрлеге салымын түләмәү һәм башкалар керә. Пенсиягә якынлашып килүчеләргә узган елдан башлап ел саен диспансеризация тикшеренүе үтү мөмкинлеге бирелә. Бу төр категориягә керүчеләрне эштән китәргә мәҗбүр итүче һәм яшьне сәбәп итеп эшкә алмаучы җитәкчеләргә административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Оешма җитәкчесе аларны ел саен диспансеризация үтәргә җибәрергә һәм аның өчен ике көн түләүле ял бирергә тиеш.

Пенсиягә якынлашып килүчеләргә ташламалар яңа пенсия яше буенча исәпләгәндә пенсиягә чыгарга биш ел калгач башлана. 2019 елдан андый хокуклардан 1968 елгы һәм аннан олырак хатын-кызлар, 1963 елгы һәм аннан олырак ир-атлар файдалана ала. Кайбер төр хезмәтне башкаручыларның махсус стажы һәм билгеләнгән яше җиткән очракта да ташламага ия биш ел вакыт актуаль булып кала. Ул исемлеккә авыр һәм зыянлы хезмәт башкаручылар керә. Әйтик, шәһәр җәмәгать транспортын йөртүчеләр махсус стаж туплагач (хатын-кызлар – 15, ир-атлар – 20 ел), 50 һәм 55 яшьтән пенсиягә чыгарга мөмкин. Димәк, транспорт йөртүче хатын-кызлар – 45, ир-атлар 50 яшьтән пенсиягә якынлашып килүче төркемгә керә. 5 баласы булган аналарның пенсиягә 50 яшьтән чыгуын исәпкә алсак, алар да 45 яшьтән пенсиягә якынлашып килүче санала. Күп бала үстерү, инвалидлык группасы, зыянлы эштә эшләү һәм башка сәбәпләр алданрак пенсиягә чыгарга мөмкинлек бирә.

Пенсия ничек исәпләнә?

– Эшләүче кешегә пенсия ничек исәпләнә? Аның артуын һәм күпме кертем күчерүләрен кайдан белеп була?

Сәлимә Шәйдуллина. Ютазы районы

– Иминият пенсиясе күләменә билгеле бер чордагы стаж, хезмәт хакы йогынты ясый. Аны формалаштыруда хезмәт хакыннан күчерелгән иминият кертемнәренең роле зур. 2002 елга кадәр исә армиядә хезмәт иткән, бала белән яшь ярымга кадәр декрет ялында утырган, эшсезлек буенча пособие алган, хезмәткә яраксыз кешене караган чор да традицион стажга керә иде.

Кеше иминият кертемнәренең ничек күчерелүе һәм пенсия хокукы турындагы мәгълүматларны Россия Пенсия фондындагы шәхси кабинеттан, дәүләт хезмәте порталыннан, күпфункцияле үзәк офисларыннан белә ала. Шәхси исәп счетын елга бер мәртәбә 1 марттан соң карарга киңәш ителә. Бу дәвердә эш бирүче иминият оешмалары Россия Пенсия фонды бүлекләренә эшләүче кешенең үткән елдагы иминият стажы турындагы барлык мәгълүматларны да җибәрә.

Шәхси кабинетны ничек ачарга?

– Хәзер күп кенә хезмәтләр интернет аша башкарыла. Шул уңайдан Россия Пенсия фондындагы шәхси кабинетка ничек керергә?

Мәрзия Кашапова. Чаллы

– Башта идентификация һәм аутентификация бердәм системасына (ЕСИА) теркәлү мөмкинлеген аңлатабыз. Аның аша Россия Пенсия фонды һәм социаль иминият фондындагы шәхси кабинетларга да кереп була. Бердәм системага дәүләт хезмәте порталы сайтыннан теркәләләр. Аның өчен кесә телефоны яки электрон почта адресы кулланыла. Теркәлгәч, смс яки мәгълүмати сылтама аша реквизитлар күрсәтелә. Шунда шәхси исәп счеты иминият номерын (СНИЛС), паспорт мәгълүматларын тутырасың. Әлеге система буенча хезмәт күрсәтү үзәкләренең тулы исемлеген дәүләт хезмәте порталыннан табарга була.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле