Каз тешен шакылдатамы: синоптиклар кышка үз фаразларын әйтә

-- Лейла

Соңгы елларда кыштан «усаллык» дигән нәрсә бөтенләй качты. Суыта, аннан тагын җылыта. Җылы кышларга үзебез дә ияләшеп киләбез кебек. Әмма быел кыш башкачарак башланды. Кисәк кенә суытты, кары да яумый. Минус 40 булмаса да, мондый һава торышы куркыныч түгелме?

– Кыш быел аномаль суыклар белән башланды. Әгәр биш көн буе һава торышы уртача нормадан 9 градуска түбәнрәк булса, моны гадәттән тыш салкыннар дип йөртәбез. Әмма бүгенге һава торышын куркыныч салкыннар дип әйтеп булмый. Декабрь һәм гыйнвар айларында кыш уртача, февраль, мартта нормадан югарырак, җылы булыр дигән фараз бар. Якындагы көннәрдә һава торышын элеккегечә антициклон билгеләячәк, шуңа күрә явым-төшем көтелми. Кичләрен түбән температура күзәтеләчәк, – диде КФУның Метеорология һәм климатология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев.

Белгеч әйтүенчә, быел 11 айның 8 ае аномаль җылы булган. 2020 елны иң җылы ел дип атарга була.

Ә менә Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев гыйнвар суык булыр дип фаразлый.

– Кар булмавы – бик начар. Декабрь уртасына кадәр һава торышы бүгенге кебек торачак. Аннан җылытып, бераз кар төшеп алачак. 20 декабрьдә бераз буранлап та алыр, – ди авыл синоптигы. – Моңа кадәр кышка охшап җәй килсә, хәзер 4–6 ел җәйгә охшап кыш киләчәк. – Агач очыннан саргая башласа, кыш суык була диләр. Быел агачлар ямь-яшел торды да, дөрестән дә, очыннан саргая башлады. Чикләвекнең күп булуын суыкка юрыйм. Кара каргалар җылы якка иртәрәк китте. Песнәкләр дә иртә килде. Кырау да иртә, 4–5 сентябрьдә үк төште. Болар барысы да – кышның салкын булачагына бер фал.

Сарман районының Иске Минзәләбаш авылында яшәүче, элеккеге колхоз рәисе Илдар Әшрәфуллин утыз ел буе һава торышын күзәтеп, температура, җил, явым-төшемнәргә бәйле мәгълүматларны дәфтәргә язып бара икән. Хәзер имам вазыйфасын башкарса да, канга сеңгән гадәт барыбер үзенекен итә.

– Быел салкыннар булачак, җәй корыга охшап тора. Әмма гыйнвар үтмичә төгәл генә әйтеп булмый. Яңа ел алдыннан да күзәтүләр ясыйм. Гыйнварның 10сында кар яуса, апрельнең 20сендә яңгыр көтеләчәк. 100 көн аралык белән чагыштырып бара идем. Куян бер юлдан гына йөрсә, кар күп булачак диләр. Әлеге эзләр артык күренми. Кыш яңа гына башланды бит, – ди Илдар әфәнде. – Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгәч, бу күзәтүләр чәчү вакытында ярдәм итә иде. Егерме ел буе язып барганнарым дөреслеккә туры килде. Соңгы ун елда һава торышы нык үзгәрде. Бу глобаль җылынуларга, табигатьнең экологик яктан пычрануына бәйле. Көньяктан, төньяктан хайваннар күченә башлады. Кайбер елларда кыш октябрьдә үк башлана иде. Быел вакытында килде. Кышлар хәзер артык салкын булмый. 1978–1979 елда 53 градус суык булды. Өч көн буе шушы температура сакланды. Кыш көне яңгыр яуган чаклар да булды. Быел исә суыгы да, явым-төшемнәре дә булыр дип өметләнәм.

 

Кышкы сынамышлар

* Әгәр беренче кар вак булса, кар тиз китмәс, җәй яңгырлы булыр, ашлык, печән яхшы уңар.
* Боз кытыршы булып туңса, иген уңар.
* Утын сызгырса, көн суытыр.
* Сентябрь башларында тавыклар каурыйларын коя башласалар, ел суык була.
* Кузгалак күп булса, кыш җылы булыр.
* Кар барында күк күкрәсә, ашлык булмас.
* Кыш көне бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр. Әгәр бәс күп булып, агач ботаклары салынса, һәртөрле җимешләр һәм ашлыклар булыр.
* Каз тешен шакылдатса, салкын булыр.
* Кошлар кар өстенә төшсә, көн җылыта.
* Әгәр елга суы боз өстенә чыкса, көн җылытыр.
* Кыш көне мәче һәр җирдә тырнаса, буран булыр.
* Чыпчыклар кыш көне җыелышып бер урында чыркылдашсалар, җылы булып кар явар.
* Чана юлы соңга калса, ашлык уңар.
* Декабрь җилле икән, март җылы була.
Беренче гыйнварда көн җылы булса, арыш уңар; җил булса, тары уңар; томан булса, солы уңар.
Февральдә каен ботагында карлар алка-алка булып асылынып торса, ул елда иген уңар.
*Чыпчыклар борыннарын канат астына яшерсәләр, я суык, я буран булыр, ә бер урынга җыелышып, чыркылдашып торсалар, җепшек булыр.
*Ай чыкканда ай әйләнәсендә киртә булса – буранга, ике караңгы түгәрәк күзәтелсә, суыкка була.
*Болытлар ак булса, көчле буран булачак, зәңгәр болытлар, ай караңгыланса, урман шауласа, елгада боз өстенә су чыкса – яңгырга, җепшеккә.

* Кояш батканда кызыл багана күзәтелсә – суыкка.
*Кыш көнендә урман җилсез шауласа, буран булыр.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле