Февраль аенда россиялеләрне нинди һава торышы көтә

-- Лейла

Февраль аенда россиялеләрне климатик нормадан югарырак   температура көтә, дип сөйләде «Российская газета» да Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина.

Россиянең Европа территориясендә явым-төшемнәр нормадан күбрәк булачак. Алдан фаразлаулар буенча, Идел буе, илнең үзәк һәм төньяк-көнбатыш өлешләрендә кар аеруча күп яуарга мөмкин. Амур өлкәсендә, Хабаровск краенда, Сахалинда, Приморьеда явым-төшем аз булачак.

Коми, Ямал-Ненец һәм Ханты-Манси округлары, Красноярск крае һәм Чукотка кебек салкын төбәкләрдә дә көчле салкыннар көтелми.

Синоптик искәртеп узганча, февраль күчеш ае булып тора: башта тәүлеклек уртача температура минус 10 градус булса, ахырына — 5 градус тирәсе.

Чыганак: Бизнес-Онлайн

Бәйле