ШАЯН ТВ да кастинг! 5-10 яшьтәге татар телен камил белгән балаларны эзлиләр!

-- Лейла

Сәләтле, шук, шаян, кыю, һәрвакыт актив! Бу тасвирлауда үз балагызны таныдыгызмы?

Әгәр җавап уңай икән, ШАЯН ТВ балалар телеканалының кастингында катнашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз! Бәлки, сезнең сабыегыз бик тиздән чып-чын экран йолдызына әйләнер!

https://www.instagram.com/p/CJ8W2vfqBrO/?igshid=gu8g5xy61yk3

Без, 5 — 10 яшьтәге, татар телен камил белгән сәләтле балалар эзлибез!

Кастингка эләгү шартлары бик гади:

• Сайтта беркетелгән анкетаны тутырырга;
• Балагызның, ТАТАР ТЕЛЕНДӘ кыскача үзе, талантлары турында сөйләгән видеоязмасын төшерергә ( 1 минуттан артмасын);
• Видеоязманы, анкетаны [email protected] электрон почтасына җибәрергә;
• Кастингның икенче этабына чакыру көтергә һәм бергәләшеп «ШАЯН ТВ» каналын карарга!

Бәйле