Югалган кызның соңгы сүзләре: “Әни, мин кайтырга чыгам…”

-- Лейла

Салават районында Олы Устьикин авылында сәер шартларда 17 яшьлек кыз югалган. 27 гыйнвар көнне Ангелина Зиннәтуллина шугалакка киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган.

– Мин аны шугалакка 2 сәгатькә җибәрдем. Кайтканда ул миңа шалтыратты һәм, әни, барысы да яхшы, мин кайтырга чыгам, диде. Бу соңгы шалтыратуы булды. Әле телефоны сүндерелгән. Ангелинаның шугалакка бармавын белдек, – ди әнисе Оксана.

Хатын әйтүенчә, аның кызы беркайчан да югалмаган, хәтта урамга йөрергә дә сирәк чыккан. Ул Ангелинаның начар компания белән элемтәгә керүе өчен борчыла.

– Барлык дусларына да шалтыраттык. Яхшыга өметләнәбез, – ди ул.

Ангелинаның билгеләре: буе – 152 сантиметр, иңнәренә кадәр төшкән кара чәчле.

Кара куртка, джинсы, башлык кигән.

Аның кайда булуын белсәгез, 89174873717, 89625415398 телефоннары буенча шалтыратыгыз.

Чыганак: Кызыл Таң

 

Бәйле