Ковидтан вакцинаны кемгә ясатырга ярамый?

Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков коронавирустан вакцинациягә каршылык булырдай төп сәбәпләрне атады.

Владимир Жаворонков вакцинаның берәр компонентына сизгерлек булса, авыр аллергия реакцияләре булган кешеләргә, йөклеләргә, күкрәк сөте белән имезүчеләргә, 18 яшькә кадәр кешеләргә прививка ясалмавын әйтте.

Министр урынбасары республикада 100 прививка пункты булганын әйтте. «Безгә халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү мөһим. Бүгенгә вакцинация интенсинвлыгы безне канәгатьләндерә», — дип белдерде Жаворонков.

Министр урынбасары вакцинациянең кешенең үз теләге белән уздырылуын искәртте.

Чыганак : "Татар - информ" МА

Бәйле