Россиягә тагын салкыннар килә

Киләсе атнада Россиянең Европа өлеше үзәгендә -10, -15 градуска кадәр суытыр дип көтелә.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Гидрометеоүзәгенең ситуацион үзәге җитәкчесе Юрий Варакинга сылтама белән хәбәр итә.

Метеоролог сүзләренчә, дүшәмбе һәм сишәмбе көннәрендә температура -20, -25 градуска кадәр түбәнәергә мөмкин. Көчле салкыннар пәнҗешәмбегә кадәр дәвам итәчәк, дип ачыклык кертте ул.

«Февральнең икенче яртысы өчен бу – аномаль салкыннар», — диде Варакин. «19 февральдә салкыннар чигенеп, температураның терекөмеш баганасы югарыга омтылачак», — дип өстәде ул.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанга аномаль җылы көннәр киләчәге, тиздән аны янә салкыннар алыштырачагы хакында хәбәр иткән иде.

Чыганак: "Татар-информ" МА

Бәйле