Үлгән кешенең пенсиясен түләү кагыйдәләре үзгәртелә

-- Лейла

Биредә пенсиянең тупланма өлеше турында сүз бара.

2022 елның 30 гыйнварыннан Россиядә үлгән кешеләрнең пенсияләрен түләү кагыйдәләре үзгәрә. Туганнары гүр иясе булучының тупланма пенсиясен алуга гаризаны электрон рәвештә тапшырырга мөмкин. Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин бу уңайдан тиешле карарга кул куйган.

Пенсия фондыннан аңлатуларынча, пенсиянең тупланма өлеше, кеше үлгән очракта, туганнарына мираска кала. Аңа эш бирүче хезмәткәрнең булачак пенсиясе өчен түли торган акчаның бер өлеше, шулай ук бу акчаны төрле проектларга салудан алынган керем керә. Шул ук вакытта пенсиянең тупланма өлеше, кешенең үз теләгенә карап, дәүләт яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондында саклана.

Хәзер туганнары гүр иясе булган кешенең пенсия тупланмасын алу өчен Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә яки Күп функцияле үзәккә шәхсән үзләре мөрәҗәгать итәргә тиеш. Яңа кагыйдәләр нигезендә, киләсе елдан башлап, бу түләүне алу өчен гаризаны Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы яки Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша тапшырырга мөмкин булачак.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле