Табиб Россиядә коронавирусның Британия штаммы таралу куркынычы хакында кисәтте

Коронавирусның Британия штаммы Россиядә яз урталарында тарала башларга мөмкин.

Бу хакта ТАСС агентлыгы «Лидер медицина» медицина үзәгенең баш табибы – табиб-педиатр, йогышлы авырулар табибы һәм вакцинолог Евгений Тимаковка сылтама белән хәбәр итә.

«Британия штаммы безгә барыбер киләчәк, ул Россиядә яз урталарында таралыр, мөгаен», — дип искәртте белгеч.

Шул ук вакытта, табиб коронавируска бәйле чикләүләрне йомшарту нәтиҗәсендә «бездә инфекция йоктыручылар саны янә артачак, ә моңа юл куясы килми» дип кисәтте.

«Яңа штаммның сәламәтлек саклау системасына артык йөкләнеш китермичә, акрын гына таралуына әзер булып торырга кирәк», — дип сүзен төгәлләде Тимаков.

Чыганак: "Татар-информ" МА

Бәйле