Балалар урынына курчаклар җирләгәннәр?

Ставропроль крае Сәламәтлек саклау министрлыгы социаль челтәрләрдә таралган мәгълүматны тикшерә. Анда әти кеше яңа туган балалары урынына хастаханәдән курчаклар алып чыккан диелә.

Видеодагы мәгълүматлар буенча, Ставрополь краендагы перинаталь үзәктә хатын-кыз игезәк балалар таба. Әмма балалар берничә көн яшәгәннән соң үлә. Әти кеше балаларның гәүдәләрен җирләргә дип өйләренә алып кайтып китә. Өйдә исә мәетләр урынына курчаклар булуы ачыклана.

Ставрополь крае губернаторы Владимир Владимиров бу очрак буенча тикшерү уздырырга куша.

Соңыннан ачыкланганча, бу мәгълүмат расланмый. Ханымның перинаталь үзәкләрнең берсендә дә булмавы ачыклана.

Баксаң, ханым ире һәм туганнары алдында йөкле булып кыланган. Балаларны ул бөтенләй дә тапмаган. Бала табарга барам дип, шәһәргә киткән. Анда фатир арендалаган. Соңыннан балалар үлде дип ирен алданган. Ә мәетләрне ачып карарга ярамый, дигән.

Хәзер бу хатын белән психологлар эшли, ди.

Бәйле