- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Җырчылар УЗИга барып, туачак балаларының җенесен белеп кайткан.
“Дулкынландыргыч көн булды… Әни кешегә иң мөһиме – баланың дүрт саны да төгәл булсын. Җенесе турында мәгълүмат – видеода. 23 февраль минем туган көндә якыннар белән гендер-пати ясыйбыз. Хәзер түземсезлек белән шул көнне көтәбез.
Ә конвертны бүген үк кондитерга һәм шарлар кабартучыга илтеп бирәбез. Америка якларыннан килгән йола, әмма бик күңелле: шарны шартлатасың, ә аның эченнән бизәкләр чыгачак. Зәңгәр икән, димәк, малай. Алсу төс булса – кыз. Ә кондитер зәңгәр яисә алсу төстә торт пешерәчәк”, – дип язган Алсу социаль челтәрдә.
Чыганак : "Шәһри Казан" сайты