105 яшьлек Өммениса Һадиева: «Яшәүдән туймадым»

Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында яшәүче әбекәйгә 20 февральдә 105 яшь тулачак. Ул әле дә күзлексез газеталар укый, телевизор карый. Бөтен дөнья хәлләрен белеп тора. Балаларының гына түгел, онык-оныкчыкларының һәркайсын исемләп хәтерли.  Тик менә өч ай элек бер аягын уңайсызлаган, әлегә йөри алмый икән. Озын гомерле булуына сөенә ул. Аеруча кызлары бәхетле. «Үзебез әби булсак та, бала  булып йөрибез», – диләр.

Өммениса әби 104 яшенә кадәр бер дә тик утырмаган. Гомер буе чишмәдән ташып су эчкән. Өенә су керттермәгән булган, былтыр 104 яшенә бүләк итеп, авыл җирлеге башлыгы керттергән. Әмма Өммениса әби әле дә чишмә суын эчә. Мунчаны бик ярата икән.

– Хәзер инде йөри алмый. Күтәреп кенә кертәбез. Әмма үзе җитәкләп йөртергә куша, – ди кызы, 63 яшьлек Сәрия апа. – Без биш бала булганбыз. Ике туганыбыз кечкенә вакытта төрле авырулардан вафат булган. Өчәү үстек. Абыем Дилгиз исән түгел инде. Апам Асия гаиләсе белән Казанда яши, мин исә Кукмарада торам. Әниебезне күпме чакырсак та, безгә килми. Апам да әйтеп карады, мин дә. Тик әнинең өен ташлап китәсе килми. Әле ярый социаль хезмәткәр бар. Русудан Иванова  үз кешебезгә әйләнеп бетте инде. Әнине бик озак еллар карап тора.

Сигез яшендә Өммениса әбине бизгәк тоткан. Шуннан соң бер тапкыр да авырмаган, хастаханәгә бармаган. Гомерендә бер тапкыр шифаханәдә булган: Бөек Ватан сугышы чорында тылдагы хезмәте өчен бүләкләгәннәр. Башка ял күрмәгән.

Өммениса апа белән Хаҗип абыйның танышуы да кызык кына килеп чыга. Яшь кыз ат чабышын бик яраткан. Әле дә телевизордан көннәр буе карарга риза икән. Булачак ирен Сабантуйда күрә ул. Ул чакта бер яшь егет ярышта ат өстеннән төшеп кала. Өммениса аны бик кызгана. Танышып китәләр дә бергә булалар.

– Әни белән әти гаилә коргач, читкә чыгып китәләр, Кавказда яшиләр. Анда абыебыз туа. Исемне дә аларныкына охшатып, Илгиз урынына Дилгиз дип куйганнар. Шуннан соң алар туган якка кайтып китәләр. Татарстанда да бәхет эзли әле алар. Мамадышка түгел, Чистайга китеп урнашалар. Анда бераз яшәгәч, Түбән Тәкәнешкә кайтып төпләнәләр. Биредә апа белән мин туганмын, – дип сөйли Сәрия апа.

Тик Хаҗип абыйның гомере кыска була. 60 яшендә үлеп китә. 1994 елда бердәнбер улын югалта ана. Абыйларының үлемен Сәрия апа белән Асия апа да авыр кичерә. Үлеме дә серле була аның. Ниләр булганын беркем белмичә кала. Түзә ана йөрәге. Сабыр итәргә өйрәнә. Үзенең озак яшәвен дә шуңа бәйли ул.

– Тормышта бернәрсә өчен дә кайгырмаска кирәк. Аллаһы Тәгалә үзе бирә, үзе ала. Кайгырып, бер нәрсә дә барып чыкмый. Үзеңчә матур итеп яшәргә кирәк. Рәхәтләнеп яңа җыйган себеркеләр белән мунча чабынып җибәрсәң, яңадан туасың, – ди икән Өммениса апа.

Сәламәт булуның сере мунча чабынуда гынамы икән? Бер дару да эчмәгән,  бер укол кадатмаган, рәхәтләнеп ял итмәгән Өммениса апа ничек 105кә җиткән соң?

– Әни сәламәт булуын чишмә суыннан күрә. Аннары, ел саен май аенда кура җиләгенең бөреле ботакларын җыеп куя. Шуны ел буе төнәтеп эчә. Бөтен сере шул гына, – ди кызлары.

Алар әни кешедә гел яхшылык кына күрдек диләр.

– Әни элек авылда авырып ятучы әбиләргә тәмле ризык илтә иде. Аларны тәрбияләде. Күңеле чиста аның. Безне дә шуңа өйрәтә әле. Тик әничә яшәп булмый. Ул аерым бер кеше. Без аның ныклыгына сокланабыз. Үзенең әнисе – Гыйздениса әби дә 100 яшен тутырган. Әни дөрес тукланам дип уйлый ул. Мин алай димәс идем. Табиблар кушканның киресен эшли. Сыер мае өстәленнән өзелми. Итнең майлысын ярата, – ди Сәрия апа. – Гомере буе мунча чабынырга яратты. Әле дә каршы килми. Әле менә йөри алмый башлагач, өйгә фельдшер чакырткан идек. Табиб безне шаккатырды: «Бар җире дә сау-сәламәт. Йөрәге 18 яшьлек кызларныкы кебек», – дип китте. Сөендек инде. Безгә бала булып яшәү бик рәхәт. Әниле өй – әниле инде. Әле дә кайгырта, ярата, безне саклый, яклый, төпле киңәшләрен бирә. Шөкер, бар ризыкны ашый, үз акылында. Туган көнен дә белеп, көтеп тора. Бөтен урам кешеләрен санап чыга. Пандемия дип тә борчылмадык. Әнинең бер тапкыр да грипп белән авыртканы, томау төшкәне булмагач, сакланмадык та. Аның иммунитеты яхшы. Бездән кеше дә өзелми. Шөкер, бар да яхшы.

Өммениса апа Түбән Тәкәнеш җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмизуллинга бик рәхмәтле икән. Көн дә  кереп хәлен белә ди. Район башлыгы Анатолий Ивановны да туган көненә көтеп тора ди: ул Өммениса апаны  ел саен килеп котлый икән. Быел исә 105 яшьлек туган көне белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та котлады. «Татарстанлылар Сезнең кебек озын һәм мәгънәле, вакыйгаларга һәм казанышларга бай гомер узган кешеләрне олылап хөрмәт итә, тормыш һәм хезмәт сөючәнлегегез, оптимистик рухыгыз белән ихластан горурлана. Ватаныбызга, республикабызга багышланган күпьеллык намуслы, фидакарь һәм нәтиҗәле хезмәтегез өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм. Сезгә, якыннарыгызга саулык-сәламәтлек, җан сихәтлеге, алга таба да озын, имин, бәхетле тормыш телим», – диелә котлауда.

– Әнинең урынга калуына 3 ай булды. Без – ике кызы чиратлап карыйбыз. Үзенең бер дә утырып торасы килми. Әле дә йөгереп йөрисе, пыр туздырып биисе килә аның. Тик булмый инде хәзер, – ди  әле янында торучы олы кызы Асия апа. – Әнинең җылысында шундый рәхәт. Балачакка кайткандай булабыз. Әнине кадерли алуыбызга бик сөенәбез. Исән генә булсын! Ул безгә бик кирәк!

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Фото: «Ватаным Татарстан»

Чыганак: "Ватаным Татарстан" сайты
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий