Коронавирусның прививкаларга бирешми торган “Нигерия” штаммы табылган

Италиянең төньягындагы Брешия шәһәрендә (Ломбардия штаты) коронавирусның “Нигерия” штаммы табылган. Бу хакта “РИА Новости” Италиянең вирусологлар җәмгыяте президенты Арнальдо Карузо сүзләренә таянып хәбәр итә.

Белгеч сүзләренә караганда, әлеге штамм вакциналарга бирешми торган мутацияләр китереп чыгарырга мөмкин. Тик ул коронавирусның яңа пәйда булган төренең башка үзенчәлекләре турында әйтмәгән.
Нигериядә коронавирусның яңа штаммы барлыкка килү турында декабрь азагында мәгълүм булган. Африканың чирләрне контрольлектә тоту һәм профилактикалау үзәге мәгълүматларына караганда, инфекциянең яңа төре Нигериянең Осун штатында ике сырхауның анализларында ачыкланган.

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Бәйле