Җырчы Зөфәр Билалов гаиләсендә тагын зур кайгы

Халкыбызның яраткан җырчысы Зөфәр Билалов гаиләсенең ишеген тагын кайгы җилләре шакыды.

Моннан бер ай элек ул үзенең бертуган абыйсы Илдусны соңгы юлга озаткан иде. Инде менә кичә әнисе – 93 нче яшен тутырып килүче Фатыйма апа да бакыйлыкка күчкән. Фатыйма апа гомеренең соңгы көннәренә кадәр туган авылы Олы Елгада, улы Рафаель һәм килене Налия тәрбиясендә яшәде.
Зөфәр Билаловның, гаиләсенең һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Чыганак: "Шщёри Казан" сайты

Бәйле