Этләр сугышы оештырып, фатир бәяләре кадәр “ставкалар” ясаганнар

Төмән өлкәсе полиция хезмәткәрләре Ишим шәһәрендә этләр сугышын оештыру турындагы мәгълүматны тикшерә башлаган.

Элегрәк социаль челтәрләрдә эт сугышларыннан фотолар бастырылган иде. Урындагы киңкүләм мәгълүмат чаралары Ишим шәһәрендә эт сугышлары инде 10 ел үткәрелә, дип яза.

Бу коточкыч «шоу»ны күрергә бөтен Россиядән мөмкинлеге булган тамашачылар җыела, ставкалар ясыйлар, кайберләре хәтта фатир бәясе чикләрендә.

Социаль челтәргә кергән сугышлардан фото 2018 ел белән күрсәтелгән, шуңа күрә клубның хәзер эшләвен дәвам итүе төгәл билгеле түгел, диелә хәбәрдә.

Чыганак: "Кызыл таң"

Бәйле