Коточкыч янгында ике кеше үлгән, берсе зыян күргән

Бүген иртәнге сәгать җиде тирәсендә Чаллыда, Элеватор тавы бистәсендә Крахмальная урамында бер катлы агач йорт януы турында хәбәр ителгән.

55нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгәндә янгын йортны чорнап алган булган.

13 минуттан зыян күргән кеше табылган. Аны авыр хәлдә Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып киткәннәр.

Янгын 7.37 сәгатьтә сүндерелгән. Янгыннан соң хәрабәләрне тикшергәндә бер кешенең мәетен тапканнар, ә бер сәгатьтән икенче мәет табылган. Аларның шәхесләрен ачыклыйлар.

Янгын аркасында 80 кв.метр мәйданлы йорт, шулай ук күршедәге коттеджның 20 кв. метр мәйданда түбәсе һәм 15 кв.метрлы мунча янган. Янгын барлыгы 115 кв метрга зыян китергән.

Чыганак һәм фото: Татар-информ

Бәйле