Хәния Фәрхинең туганы Галия Ибәтуллина: «Күз алдымда вафат булса да, кабул итеп булмый »

– Үземне белә башлаганнан бирле ул миңа үрнәк булды. Гел аңа охшарга тырыша идем. Ул үзе дә: «Кызым, бигрәкләр дә миңа охшагансың, иягеңдәге чокырга кадәр минеке», – дип әйтә иде.

Ул гел безнең янда булырга тырышты. Аз гына ялы була икән, безгә кайта иде. Без зур инәйне картый дибез, ул авырса, аның янына кайта, бу якларда гастрольдә йөрсә, чәй эчәргә булса да кереп чыга иде. Без – картый, мин, Хәния апа – бергә йоклый идек. Шул чакта мин әнигә дә сөйләмәгән серләрне аңа чишәм. Ул тыңлый һәм киңәшләрен бирә.

Җәй булса, иртән җиләк җыярга чыгып китәбез. Бик оста иде бит ул. Бармаклары тиеп кенә китә, иң эре җиләкләр бидрәсендә була иде.

Өч ел үтте, мин әле дә аның киткәненә ышана алмыйм. Күз алдымда вафат булса да, табиблар, ул вафат дип расласалар да, кабул итеп булмый. Бөтен нәрсәне дә булдырган Хәния апа бит ул. Төшләремдә мин аның кайтуын күрәм. Беләм инде, Хәния апа кебек кеше башка юк, булмаячак та.

Чыганак: Ватаным Татарстан, Гөлинә Гыймадова
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий