Тимур әнисе: «Баланың диагнозын белгәч, җир убылгандай булды» [видео]

«Гыйбрәтле язмышлар» сәхифәсендә Казаннан 13 яшьлек Тимур Фазлыев. Тумыштан күрмәсә дә, инвалид арбасында гына йөрсә дә, ул бирешми, музыка мәктәбендә укый, Коръән сүрәләре ятлый, чит телләр өйрәнә, зур бәйгеләрдә җиңүләр яулый.

Казанда яшәүче 13 яшьлек Тимур Фазлыев тумыштан күрми һәм йөрми, әмма ул әле яшь булуына карамастан, үз юлын инде сайлаган. Тимур — җырчы, республика күләмендә аны белмәгәннәр сирәк. Татар эстрадасы җырчылары Тимурның талантына, көчле рухына сокланып, аны еш кына үз концертларында чыгыш ясарга чакыра, тамашачы Тимурны басып алкышлый. Тимур Фазлыев моны үзе күрә алмаса да, күңел күзе, йөрәге белән сизә, ди аның укытучылары.

Әмма мондый уңышлар бу балага җиңел бирелмәгән. Туганнан соң Тимурга бер-бер артлы куркыныч диагноз куела, аннан озак вакыт дәвамында дәвалану, операцияләр, табибларның хаталары һәм янә дәвалану белән тернәкләнү курсларын узарга туры килә бу гаиләгә.

«Баланың диагнозын белгәч, җир убылгандай булды»

Тимур дөньяга 7 айлык булып туа, ул вакытта гаиләдә инде 7 яшьлек кызчык үсеп килә иде. Тимур туганнан соң 4 ай үтүгә, гаиләгә сабыйда булган беренче диагнозын, күзләре күрмәвен хәбәр итәләр. Дөньяның асты-өскә күтәрелеп, аяк астыннан җир юкка чыккандай булды, дип искә төшерә Тимурның әнисе Светлана Фазлыева:

— Баштан җиңелчә артта калу сизелә иде, аннан дүрт айда Тимурның күзләре күрмәвен әйттеләр. Без Петербурга күзгә операция ясатырга дип йөри башладык. Өченче операциядән соң, Тимурга яшь тә ике ай булганда аңа ДЦП диагнозын куйдылар. Ул вакыттан соң дөньяның асты өскә килде, бертуктаусыз елаулар башланды. Хәзер инде алай ук авырлык белән кабул ителми, әмма ул вакытларны искә төшергән саен ихтыярсыз күз яшьләре ага башлый. Бик авыр чак иде ул, чөнки ничек тә булса үзеңне кулга алып, алга таба ничек яшәргә икәнен аңлау кирәк иде. Чөнки күңелдән, бу баланың минем ярдәмемнән башка яши алмаячагын белә идем. Шуннан соң бертуктаусыз дәвалану, операцияләргә йөрүләр башланды.

«Без барасы юл — җыр юлы»

Мөмкинлекләре чикле балаларны музыка мәктәпләренә алырга бик теләмиләр. Тимурның музыкаль булуы сабый чактан ук сизелә башлаганын искә төшерә әнисе Светлана. Ул моны ничек тә үстерү юлларын эзли башлый. Әмма, монда да Фазлыевлар гаиләсе киртәләргә очрый, чөнки мөмкинлекләре чикле балаларны музыка мәктәпләренә алырга бик теләмиләр ди Светлана:

— Балачактан мин аны «минем радио» дип йөртә башладым, чөнки ул һәр сүзен, мөрәҗәгатен җырдагы сыман сузып әйтә иде. Гап-гади «Әни, минем ашыйсым килә» дигән җөмләне дә җырлаган сымак әйтә иде. Шул чакта сизеп алдым, менә ул без барасы юл, йөри алмаса да, күзләре күрмәсә дә, балам җырга тартыла һәм моны ничек тә булса үстерергә кирәк. Әмма монда да юлыбызда киртәләр барлыкка килә башлады, чөнки һәр укытучы мөмкинлекләре чикле булган мондый балаларны укытырга ашкынып тормый. Моны да аңлап була, Тимурда ике диагноз, ул күрми һәм йөрми дә. Һәр укытучы төзелгән бер програм нигезендә укытса, безнең очракта Тимурны укытыр өчен аерым програм төзеп эш алып бару кирәк, дөрес сулыш алырга өйрәтү, сөйләмен куярга кирәк иде. Шулай итеп күпмедер вакыт бер укытучыдан икенчесенә күчеп йөргәннән соң, язмыш безне Мансур Мозаффаров исемендәге 18нче музыка мәктәбе җитәкчесе белән очраштырды. Мин инде кулларымны төшереп могҗизага ышанмаган вакытта булды бу хәл.

«Тимур килгәч музыка мәктәбен үзгәрттек»

Мансур Мозаффаров исемендәге 18нче музыка мәктәбе җитәкчесе Илзия Фәтхуллина Тимурны беренче мәртәбә видео аша күргән, һәм аның җырлавы Илзия ханымны таң калдырган. Ул Тимурны үз мәктәбенә кабул итә. Тимур тәүлек буе армый-талмый музыка белән шөгыльләнергә әзер, дип сөйли үз укучысы турында Илзия ханым:

— Тимурны беренче мәртәбә видеоязмада күргәндә без «Йөрәгем белән тыңлыйм» музыка белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнүче музыка мәктәбендә белем алган, мөмкинлекләре чикле балалар өчен музыкаль бәйге оештырып йөри идек. Ул бәйгенең беренче туры инде узган иде. Тимурның җырлавын ишеткәч, аны читтән торып беренче турдан үткәреп икенчесенә сайлап алдык. Беренче тапкыр Тимур зур сәхнәдә җырчы Дилә Нигъмәтуллина белән «Яшәр идем» җырын башкарды. Шулай аның иҗат юлы башланып китте дә инде. Концерттан соң Тимурның әнисе Светлана аны мәктәпкә урнаштырып булмасмы икән дип безгә мөрәҗәгать итте. Тимур безгә килеп керү имтиханнарын узды һәм шулай итеп безнең укучыбыз булды.

Илзия Фатхуллина сүзләренчә, әүвәл аларның музыка мәктәбе сәламәт балалар өчен булган. Мөмкинлекләре чикле балаларны укыта башлар өчен бинада да, укыту програмына да аерым таләпләр үтәлүе зарур, пандуслар, бәдрәф урыннарында уңайлы мохит булдыру кирәк. Әмма әлеге мәктәпнең җитәкчесе мөмкинлекләре чикле балалар өчен дә мәктәп капкасы ачык булсын дип бу таләпләрне үти.

Укытучыларыбызга мең рәхмәт әйтәсем килә, мондый балаларны укыта алмыйм дип берсе дә яныма килеп әйтмәде, ди Илзия ханым.

Светлана Фазлыева да, ниһаять үз укытучыбызны тапканыбызга шатланып туя алмыйбыз ди:

— Илзия ханым Тимурны имтиханнарга чакыргач бик шатландым, чөнки нинди дә булса мәктәпкә керә алачагыбызга өметемне өзгән идем инде. Без яшәгән Яңа-Савин районындагы музыка мәктәбенә безне алмадылар, чөнки Тимурның берничә диагнозы бар, һәм баланы укучы итеп кабул итүне авырсындылар. Илзия ханым җитәкчелегендәге мәктәпкә алулары миңа яңа сулыш бирде, алга таба бару юлын ачты. Анда без Венера Шәйдуллина классына эләктек, һәм монда укытучы белән укучы арасында 100 процент элемтә барлыкка килде. Венера ханым Тимурны гап-гади бала итеп кабул итә башлады, ә шунлыктан укуда да Тимурга бернинди ташламалар булмады, сәламәт балалар арасында бертигез дәрәҗәдә иде. Һәм ул үзе дә моны сизеп канатланды, музыкага тагын да ныграк тартыла башлады.

«Тимур бәллүр пыяла кебек күренә, ләкин ул бик көчле»

Венера Шәйдуллина Тимурны өч ел дәвамында җырларга һәм нәфис сүз серләренә өйрәтә, хәзер инде аларның чын мәгънәдә профессиональ тандем барлыкка килгән. Әмма беренче тапкыр Тимурны күргәч, ничек бу балага белем бирә алырмын, дип каушап калдым, дип искә төшерә Венера ханым:

— Башкаларга караганда, Тимур дәрестә 200 процентка бирелә, аның тырышлыгына сокланам мин. Ул бик көчле малай, монда инде әнисенә рәхмәт шундый тәрбия биргәне өчен. Укуга килгәндә дә, җыр, шигырь ятлауга килгәндә дә алар бик тиз башкара бу эшне, бүген шигырь бирсәң, бер көн эчендә ятлап бетерәләр. Шуңа күрәдер дә безнең укуларыбыз бик җиңел бара. Тимурның музыкасыз яши алмавын аңладым, чөнки ул баланың чыгыш алдыннан сәхнә артында ничек борчылганын, чыгышыннан соң ничек шатланганын күргәч, музыка сәнгате аның тормышында никадәр зур урын алып торганын аңлыйсың. Ул бик шатлана, әнисе, әбисенә бәйнә-бәйнә ничек аңа кул чапканнарын, аны ничек тыңлаганнарын канатланып сөйли. Әлбәттә, Тимур белән беренче танышкач аны ничек укытырмын дип курыктым, чөнки моңарчы мондый балалар белән эшләгәнем юк иде. Беләсезме, бәллүр пыяла шикелле күрә идем аны, ничек тотынырга белми идем, ялгыш тотынсам, сындырырмын кебек иде. Әмма безнең җитәкчебез Илзия Фатхуллина миңа шулкадәр ышанды, аның ышанычы миңа көч бирде. Аннан соң Тимур һәм әнисе Светлана белән сөйләшеп, дуслашып киттек, аларның никадәр ачык кешеләр икәнен белгәч эш китте.

«Бу кадәр җиңүләремә үзем дә шаккатам»

Әлеге мәктәптә укый башлаганнан соң Тимур иҗатта зур уңышларга ирешә. Төрле бәйгеләрдән өйләрендә җыелган сыннар, медальләрне санап бетергесез. Тимур моңа үзе дә шакката, һәрбер сынны тотып карый, медальләрнең бер-берсенә бәрелеп чыңлаганын ишеткәч сокланып «мин үзем дә шулкадәр күп җыелганын белмәгән идем», дип гаҗәпләнә.

Тимур шулай ук халыкара, Русия һәм Татарстан күләмендә узган зур гына бәйгеләрнең дә җиңүчесе, гран-при һәм төрле премияләр иясе. Шуларның берсе, танылган Русия композиторы Игорь Крутой оештырган «Добрая волна» бәйгесенең вокал номинациясе җиңүчесе. Бу бәйгедә Тимур татар телендә «Яшәр идем» (Дилә Нигъмәтуллина репертуарыннан) җырын башкарып беренче урынга лаек була.

Светлана Фазлыева ул мизгелләрне искә төшергәндә күз яшьләрен әле дә тыя алмый, ул җиңүне яулаганда күңелдә нинди хисләр булганын әйтү авыр, ди ул. Бу мизгелгә кадәр никадәр сынауларны узганыбызны искә төшердем дә еладым, дип хисләре белән уртаклаша Светлана. Тимурның иҗат юлында җыелган рәхмәт хатлары да бихисап, ике олы папка. Җиңү исемлегендә шулай ук Казан шәһәре мэры степендиаты булуы да бар һәм Тимур моның белән бик горурлана.

Сынау артыннан сынау

Тимур байтак операция кичерә, һәм шул операцияләрнең кайберләре дөрес ясалмавы ачыклана, табибларның хатасын Германия хастаханәсендә төзәтергә туры килә аларга. Әмма Светлана Русиядәге табибларга ачу сакламый һәм бу теманы бик күтәрергә теләми:

— Бу теманы бик кузгатасым килми, беренчедән. Бер табиб та операциянең 100 процент уңышлы узуына вәгъдә бирә алмый, шуңа күрә ниндидер табибка ачу сакларга минем хокукым юктыр. Икенчедән, безгә уңышсыз операция ясаган хастаханә, кем өчендер соңгы өмет булып тора.

Биш-алты ел элек, әлеге гаилә тагын бер сынауга дучар була, әтиләре гаиләсен ташлап китә. Ничек авыр булганын, әтиләренең ничек ташлап китүләре хакында да Светлана сөйләргә теләми һәм аңа карата үпкә сакламый. «Бу теманы күтәрмик, аның инде башка гаиләсе, кечкенә баласы бар, аның хакта начар сүз әйтергә теләмим һәм үпкәләмим дә. Сирәк булса да, ул безгә төрле чакларда төрлечә ярдәм итә, ди Светлана. Иң мөһиме, ул бүгенге көндә Тимурны ничек бар шулай кабул итәргә өйрәнде һәм кайвакыт малае белән күрешеп тора», ди Светлана.

«Кызыма кирәк кадәр әни җылысы бирә алмадым»

Ире ташлап киткәч Светлана кызы Диана һәм Тимурны берүзе тәрбияли башлый. Әлбәттә Тимур туганнан соң Светлананың игътибары күбрәк аңа кирәк булу сәбәпле, 7 яшьтәге кызына тизрәк мөстәкыйль булырга өйрәнергә кирәк була:

— Әйе, кирәк кадәр әни җылысын да, игътибарын да бирә алмадым кызыма. Ул шахмат белән шөгыльләнде, аның да төрле ярышлары булды, әмма мин аңа ул вакытларда терәк, ярдәмче була алмадым. Тимур белән чит шәһәрләрдә, илләрдә хастаханәләрдә күп вакыт уздырырга туры килде, без кайтканда ул ярышларда иде, ул кайтканда без янә дәваланырга китә идек. Ул бала яшьтән үк мөстәкыйль булырга мәҗбүр иде. Элек үпкәләгән чаклар булгандыр, әмма бүген ул миңа «Әни, мин синең белән горурланам. Син бик көчле хатын-кыз», дип әйтә.

«Мәчеттәге дәресләрдән соң күңелем тынычлана»

Малай кешедә, бигрәк тә организм үсеп үзгәрә башлагач төрле сораулар туа башлый, нинди генә көчле булса да, хатын-кыз малай кеше белән ирләрчә сөйләшүләр алып бара алмый:

— Тимурга инде 13 яшь һәм бер көнне ул егет кешенең организмы үсү сәбәпле барлыкка килгән үзгәрешләр белән бәйле сораулар бирә башлады. Мәчеткә йөреп, хәзрәтләр белән сөйләшә башлагач мондый сораулар туктады. Әлбәттә, малай кешегә ир-ат белән аралашу да бик мөһим, һәм бу мәсьәләдә хәзрәтләрнең ярдәмгә килүе бик куандыра, дип сөйли Светлана.

Тимур төрле телләрдә җырлар башкара. Репертуарында татар һәм урыс җырларыннан тыш украин, инглиз, гарәп телендәге җырлар бар. Чит телләрдә җырларга яратам, чөнки чит телнең яңгыравы үзенчә кызык, әмма инглиз теле авыррак бирелә, ди Тимур. Ә менә татар теле җиңел бирелә һәм ул аны яратып өйрәнә дә, гомум мәктәптә татар теле дәресләреннән баш тарту дигән уй бөтенләй булмады, дип әйтә Фазлыевлар. Берничә ел элек малай исламга да тартыла башлаган. Татар телен өйрәтүдә дә, ислам нигезләрен өйрәтүдә дә күп өлешен Светлананың дәү әнисе керткән. Ул инде ике ел элек вафат булган, аның үлемен Тимур бик авыр кичергән, хәтта күпмедер вакытка эченә бикләнеп беркем белән аралашмый торган. Хәзер дәү әбисен искә төшергәндә Тимур елмаеп куя, бергә татар телеканалларын карап татар сүзләрен өйрәнгәннәрен искә төшерә. Тимур берничә Көръән сурәсен яттан белә һәм йокларга ятканда авыр хәлдә калган кешеләр өчен дога кыла:

— Элек әбиемнең дога кылуын, Көръән сүрәләрен укуын, намаз кылганын ишетә идем. Минем дә өйрәнәсем килә дип әнидән сорадым һәм без хәзрәтләр белән шөгыльләнә башладык. Иң беренче дәресләрне Мөдәрис хәзрәт белән өйрәндем, хәзер Тимур хәзрәт белән өйрәнәм. Сүрәләрне ятлау авыр бирелә дип әйтә алмыйм, әмма кайбер хәрефләрне дөрес әйтү авыррак, кабатлап-кабатлап ятлыйбыз. Мәчеттә дәресләрдән соң минем күңелем тынычлана, монда рәхәт, ди Тимур.

Тимурның дингә тартылуын белгәч Светлана «Благодарение» исемле хәйрия фондына мөрәҗәгать итә, алар Фазлыевлар гаиләсен хәзрәтләр белән таныштыра. Ике ел рәттән Тимур Мөдәрис Гыймранов белән дәресләр ала, әмма соңрак уку графиклары үзгәрү сәбәпле, якынрак булган Ирек мәчете имамына йөри башлыйлар. Хәзерге көндә Тимур әлеге мәчеттә дәресләр ала, остазы — шул мәчетнең имам-хатыйбы Тимур Камаев. Тимур хәзрәт сүзләренчә, укучысы дәресләрне тырышлык белән өйрәнә:

— Тимурның күзләре күрмәү һәм аның бармакларында сизүчәнлек булмау сәбәпле, аның белән Брайль методикасы буенча укыту алып бару мөмкин түгел. Без сүрәләр ятлыйбыз, һәр аятьне кабат-кабат әйтеп истә калдырырлык итеп өйрәнәбез. Ул бик тырыш егет һәм дәресләр аңа бик ошый. Хәтта, күпмедер вакыт узганнан соң, Тимур арымадыңмы, бәлки, тәнәфес кирәктер, дигән сорауга да, юк, дәресне алга таба дәвам итик, дип җавап кайтара. Аның ихтыяр көченә сокланмый мөмкин түгел, мөмкинлекләре чикле булуына карамастан, белем алырга омтыла. Моннан чыгып һәр кешегә Тимурның мисалында мөрәҗәгать итәсем килә, әгәр гаиләдә мөмкинлекләре чикле балалар бар икән, киртәләр бар дип уйламагыз, мәчетләргә мөрәҗәгать итегез, хәзрәтләр һәр балага белем бирүдә үз юнәлешен табып ярдәмгә киләчәк. Бернинди киртәләр, чикләр юк.

Мәктәпләргә бу балаларга шартлар бар, ләкин алда аларны ни көтә?

Тимур гомуми белем бирү мәктәбендә дә белем ала. Монда керү дә проблемсыз булмаган, чөнки Тимур күрми һәм йөрми дә, бармакларында сизүчәнлек булмау сәбәпле, Брайль ысулы аша аңа белем биреп булмый. Светланага малаегызга математика кебек фәннәрне укыту мөмкин булмагач, ул акылы белән артта калган булып санала, дип әйткән булганнар хәтта. Әмма монда да Тимур үзенең белемгә тартылуын күрсәткән, һәм аның шулкадәр игътибар белән дәресне тыңлап өйрәнгәнен күреп укытучылар үзләре бу баланы укытырга ризалык белдергән.

Әнисе дә, музыка мәктәбе мөдире, укытучысы да Тимурның тормышы музыка белән бәйле, аны музыка сәнгатеннән аерырга ярамый, дип әйтә. Шуңа күрә алга таба әле проблемнар белән очрашырга туры киләчәкләренә әзерләнеп тора:

— Үз мәктәбебездә мондый балаларны укыта башлагач, бездә аларның киләчәге өчен зур җаваплылык ята. Мәктәпне тәмамлап чыккач аларга сау булыгыз гына дия алмаячакбыз, без аларны зур юлга әзерләргә тиеш. Чөнки бу балаларның кайберләре өчен музыка — ул үсеш алу өчен, тормышта үз урыннарын табу өчен бердәнбер чара. Тимурга килгәндә, безнең дә, аның да тырышлыгын күреп аны Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятенә укырга алырлар дип ышанабыз.

Без мәктәптә мөмкинлекләре чикле балалар өчен уңайлы мохит програмын булдырдык, бездә эшләгән укытучыларыма рәхмәт, алар һәрбер баланы укытыр өчен тәҗрибәсеннән чыгып укыту програмнарын төзеделәр. Әмма музыка көллияте, консерватория — ул бөтенләй башка дәрәҗә, анда укучыдан профессиональ музыкант ясау өчен бөтенләй башка таләпләр куела һәм, кызганычка, аларның шушындый балаларны укытыр өчен бөтен мөмкинлекләре дә юк әлегә. Бу сорауны дәүләт үз карамагына алып, шушы проблемны чишә алса, күпме баланы шатландыра алыр идек, аларның әти-әниләренә үз балаларын кирәкле итеп үстерергә мөмкинлек, өмет бирер идек.

 

Чыганак: Азатлык - чит ил агентлыгы.

Бәйле