«ШАЯН ТВ» каналы «Сәйлән» телевизион җыр фестиваленең икенче этабын игълан итә!

-- Лейла

Ел саен фестиваль меңләгән сәләтле баланы үзенә җәлеп итә. Балаларның кызыксынуы да үз нәтиҗәләрен күрә: бу проект катнашучыларга киң мөмкинлекләр бирә, зур сәхнәгә юл ача!

Хәзер исә барысы сезнең кулда!

Нишләргә?

Яраткан нәни җырчыларыбыз өчен ТАВЫШ БИРЕРГӘ!

Ничек?

https://shayantv.ru/ru/ сайтының баш битендә «Сәйлән» төймәсенә басыгыз һәм яраткан җырчыгызны табыгыз!

Кайчанга кадәр?

Тавыш бирү чарасы 2021 елның 1 августына кадәр дәвам итәчәк!

Тавыш бирү чарасы нәтиҗәләре буенча 3нче этапка чыккан катнашучыларның исемлеге билгеле булачак!

Бәйле