КФУ студентларын өчен вакцинациясез тулай торакка урнаштырмаячаклар?

-- Лейла

Казан федераль университеты тулай торагына COVID-19ка каршы вакцинация ясаткан яки инде авырган турында белешмә булганда гына студентларны урнаштыра башлаячаклар.

Бу хакта уку йорты сайтында хәбәр иттеләр. Тулай торакка урнашу өчен кирәкле документлар исемлегенә өстәмә рәвештә COVID-19 вакцинациясе турында сертификат, урнашу вакытында медотвод булган очракта — ПЦР тесты тапшырырга, яки инде соңгы 6 ай дәвамында кичерелгән авыру турында белешмә булырга тиеш.

Шулай ук, КФУ җитәкчелеге эпидемиологик вәзгыятьнең киеренке булуын исәпкә алып, тулай торакка урнашу вакытында шәхси яклау чараларын киюне сорый, ә студентларны туганнарына кунакка кайтулардан, ерак сәфәрләрдән тыелып торуны һәм ким дигәндә озата баручыларның чикләнгән булуын сорый.

Чыганак: Бизнес-ОНЛАЙН

Бәйле