Алдагы көннәрдә һава торышы нинди булыр?

-- Лейла

Якындагы берничә көндә Татарстанның аерым районнарында яшенле яңгырлар һәм боз явуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәктә хәбәр иттеләр.

Иртәгә, 18 июльдә, урыны белән яңгырлар булачак, аерым районнарда — яшен көтелә, көндез — боз явуы ихтимал. Көндез термометр баганалары +27 +32градуска кадәр күтәреләчәк, ә төнлә +15 +20 градуска калачак.

19 июльдә Татарстанда явым-төшем көтелми, әмма төнлә кыска вакытлы яңгыр явачак. Төнлә минималь температура  +16…+21 градус. Көндез һаваның максималь температурасы +28 +33 градус булыр дип көтелә.

Чыганак: Бизнес-Онлайн

Бәйле