- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Якындагы берничә көндә Татарстанның аерым районнарында яшенле яңгырлар һәм боз явуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометүзәктә хәбәр иттеләр.
Иртәгә, 18 июльдә, урыны белән яңгырлар булачак, аерым районнарда – яшен көтелә, көндез – боз явуы ихтимал. Көндез термометр баганалары +27 +32градуска кадәр күтәреләчәк, ә төнлә +15 +20 градуска калачак.
19 июльдә Татарстанда явым-төшем көтелми, әмма төнлә кыска вакытлы яңгыр явачак. Төнлә минималь температура +16…+21 градус. Көндез һаваның максималь температурасы +28 +33 градус булыр дип көтелә.
Чыганак: Бизнес-Онлайн
–
–