1 августтан кемнәрнең пенсияләре артачак?

-- Лейла

1 августтан эшли торган пенсионерларның пенсияләре артачак. Моның өчен берничә шарт үтәлгән булырга тиеш. 

  1. Эш бирүче хезмәткәре өчен 2020 елда Пенсия фондында акча күчергән булуы шарт.
  2. Пенсия алучы 2021 елның 1 гыйнварыннан гына пенсиягә чыккан икән, ул очракта аның пенсиясе артмаячак. Чөнки 2020 елда булдырылган пенсия коэффициентлары инде пенсиягә чыкканда исәпләнгән була. Һәр пенсионерның акчасы индивидуаль рәвештә исәпләнелә. Әмма өч коэффициенттан артмаска тиеш. Бер коэффициент уртача 98,86 сум дип санаганда, пенсияләр 1 августтан 296 сумга артачак.Гражданинга моның өчен беркая да мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Акча автомат рәвештә өстәләчәк.
Чыганак: rg.ru

Бәйле