Камал театры кая күченә?

-- Лейла

Театр бинасында ремонт эшләре башланачак. Театр күченәчәк, дигән хәбәр булган иде. Әмма хәлләр башка борылыш алды.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәгендә төзелүче һәм яңартылучы биналарны йөреп чыкты. Шул көнне Татарстан урамы 1 йорт адресы буенча урнашкан Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына Һади Такташ урамы һәм Түбән Кабан күле арасында яңа бина төзергә дигән карар кабул ителде.
Әлеге яңалыкка Президент ярдәмчесе Наталия Фишман ачыклык кертте. Фикер алышуда ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев катнашты. Проект халыкара архитектура бәйгесе нәтиҗәләре буенча сайланачак. Бәйгедә Татарстан архитекторлары командасы катнашу мәҗбүри.
Бүгенге көндә театр бинасы заман таләпләренә туры килми. Алай гына да түгел, Камал театрында репетиция заллары җитеп бетми, урын кысан, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле