Яңа атна башында һава торышы сөендерерме?

-- Лейла

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе якын көннәрдә Татарстанда яңгыр, яшен һәм көчле җил булыр дип фаразлый.

Дүшәмбе, 19 июльдә, алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил тотрыксыз. Төнлә һаваның минималь температурасы 15-20 градус тәшкил итәчәк, көндез һава 28-33 градуска кадәр җылытачак.

Сишәмбе, 20 июльдә, алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгыр явачак, урыны белән боз явуы ихтимал. Көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка күчүче талгын җил,яшен вакытында 15-20 м/с тизлеккә  җитә.

Чәршәмбе, 21 июльдә, шулай ук кыска вакытлы яңгыр көтелә, урыны белән яшенле яңгыр, урыны белән боз явуы ихтимал. Төньяк-көнбатыштан талгын җил, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр,  һаваның минималь температурасы төнлә 17-22 градуска кадәр, көндез һава 27-32 градуска кадәр җылыначак.

Чыганак: Бизнес-Онлайн

Бәйле