Синоптиклар кисәтә: сак булыгыз!

-- Лейла

ТР Гидрометеорология үзәге  көчле эсселек турында шторм кисәтүе игълан итте. Татарстан территориясендә 3 августта көндез һава урыны белән 37 градуска кадәр җылыначак.

Иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал. Җил көньяктан.

Төнлә минималь температура 15-20 градус, көндез 32дән 37 градуска кадәр булачак.

Чыганак: Бизнес-ОНЛАЙН
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий