Коронавирустан прививка ясатканнан бер гаилә үлә: сәбәбе…

-- Лейла

13 яшьлек укучы кызның әтисе, әнисе һәм әбисе вакцинациядән соң бер-бер артлы үлгән. Сәламәтлек саклау органнары хәбәр итүенчә, әлеге гаилә беренче компонентны гына алып өлгергән булган. Прививка ясап, 10-12 көн үткәннән соң, аларның COVID-19 йоктырулары мәгълүм булган.

Ирле-хатынлы һәм аларның өлкән туганы 2021 елның 26 июнендә беренче компонент белән вакцинация уздылар.  Нәтиҗәдә, мәрхүм ир белән хатынның  кызлары ятим калган.

Матбугат чараларында яшүсмернең әти-әнисе һәм әбисе коронавирустан прививка ясаткач үлүләре турындагы хәбәр таралганнан соң, Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко әлеге мәгълүматны тикшерергә керешә.

Коронавирусның инкубацион преиодында, 26 июнь көнне, әлеге гаилә беренче вакцинаны ясаткан булган. Аларның авыр соматик авырулары  — шикәр диабеты белән авырулары һәм гемодиалеизда булулары билгеле.

Әлеге гаиләнең үлеме дә вакцинация белән түгел, ә коронавирусның соңгы формасын кичерүләре белән белән бәйле булырга мөмкин, диелгән хәбәрдә.

Чыганак: Лента.Ру

Бәйле