Сихерне ничек ясыйлар һәм аннан ничек сакланырга?

-- Лейла

Соңгы вакытта бозым-сихер турында күп сөйлиләр. Әйе, аның барлыгын без беләбез. Әмма нишләп ул хәзер шулай киң таралды икән? Сихердән ничек сакланырга? «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин безнең сорауларга җавап бирә.

– Сихер-бозым чыннан да бар. Аның хак булуы турында Коръәндә һәм хәдисләрдә хәбәр ителә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.): “Кешене һәлак итә торган, ягъни җәһәннәмгә кертүче җиде зур гөнаһтан сакланыгыз”, – ди. Кешеләр сорады: “Йә Аллаһның илчесе! Ул нинди гөнаһлар соң?” – “Аллаһка берәр затны тиңдәш кылу, сихер белән шөгыльләнү, Аллаһ үтерергә хәрам кылган җан иясен хаксызга үтерү, рибадан кергән байлыкны һәм ятим баланың байлыгын ашу, сугыш кырыннан качу һәм пакь мөэминә хатыннарны зина кылуда гаепләү”. Сихер-бозым элек тә булган һәм хәзер дә бар. Ул җанга һәм тәнгә тәэсир итеп кешегә зыян китерә. Бу күренешнең хәзер арту-артмавы турында төгәл әйтә алмыйм. Кайбер кешеләр мәчеткә бу зәхмәткә каршы дәва эзләп, ярдәм сорап килә һәм үзләрен өшкертергә сорыйлар.

– Бозым куелганмы-юкмы икәнен ничек була? Аның аерым бер билгеләре бармы?
– Сихер-бозымның төп билгеләре үзеңдә элек булмаган үзгәрешләрне сизү. Мәсәлән, хәлсезлек, күңел болгану, күңелдә курку хисе барлыкка килү, ялгыз калырга ярату, елыйсы килү, ашау теләгенең юкка чыгуы, куркыныч төшләр күрү, ябыгу, чәч коела башлау, яшәү теләгенең юкка чыгуы, үз-үзеңә кул салырга теләү, колакка ят тавышларның ишетелүе, артта кемдер йөргән кебек тоелу, Коръән укылган вакытта ят тавышлар белән кычкыру кебек билгеләр күзәтелергә мөмкин.

– Кайберәүләр күчтәнәч итеп бирелгән әйбердән дә шикләнә. Сихерләп куелгандыр дигән шик бар икән, аны нишләтергә?
– Сихерләнгән дигән шик керсә, ул вакытта аны ашамаска кирәк. Ул ризыкны кошларга, этләргә һәм мәчеләргә бирергә була. Гадәттә, сихерне төеннәр төйнәп, тырнак һәм чәчләрне, энәләрне кулланып ясыйлар. Аллаһ Тәгалә бу турыда “Фәләк” сүрәсенең 4нче аятендә әйтә: “Син әйт: “Мин төеннәргә сихер сүзләре укып өрүче сихерчеләрнең явызлыгыннан Аллаһка сыенам”.

– Йорт тирәсендә төенчеккә юлыктым дип сөйләүчеләр чынлап та бар. Бу очракта ул кешегә нәрсә киңәш итәсез? 
– Әгәр дә йорт тирәсендә шундый нәрсәләр табылса һәм күңелдә шик туса, “Фәләк” һәм “Нәс” сүрәләрен укып күмеп куярга, яки яндырырга, йә булмаса башка юл белән юкка чыгарырга кирәк.

– Бозымы да, аннан котылырга ярдәм итә торган өшкерүчеләр дә күп хәзер. Аларның барысы да кешегә булыша аламы икән? Чын өшкерүчене ничек танып белергә?
– Сихер-бозымнан һәм күз тиюдән дәвалаучы кешеләр ике төркемгә бүленә: беренче төркемгә кергән өшкерүче Коръән аятьләре һәм догалар белән өшкерә. Шулай ук ул үзен өшкертергә килгән кешегә элекке вакытта нинди авырулар белән чирләгәнлеге, үткәне һәм киләчәге турында хәбәр итми. Ислам күзлегеннән караганда, ул дөрес өшкерүче кеше булып санала. Шуңа күрә аның янына дәвалану өчен барырга ярый. Икенче төркемгә керүче өшкерүче сихер кулланып өшкерә. Ул өшкергән вакытта мәгънәләре аңлашылмаган әфсен-төфсеннәр укый, элекке вакытта нинди авырулар белән чирләве, бозым ясаучының кем булуы, үткәне һәм киләчәге турында хәбәр итә, аңлашылмаган хәрефләр, саннар язылган яки төрле фигуралар ясалган бер кәгазь кисәге биреп, аны яндырырга яки күмеп куярга куша. Шулай ук муенга асып йөрү өчен нинди дә булса бөти бирергә, кара төстәге сарыкны яки әтәчне чалырга кушарга мөмкин. Әлеге өшкерүче кеше авыруларны үзендә булган көч яки космостан килүче ниндидер энергия ярдәмендә дәвалыйм дип әйтә. Ислам күзлегеннән караганда, ул күрәзәчелек һәм сихер белән шөгыльләнүче алдакчы кеше. Андый кеше янына бару катгый рәвештә тыела.

– Бер әби сөйләгән иде, авылларында өшкерүче кеше булган. Көненә бер генә кешене өшкерсә дә, кеше киткәннән соң, үзе караваттан да тора алмый яткан. Мондый өшкерүченең чынлап та файдасы тигәндер ул әйеме?
– Өшкергәннән соң хәлсезләнүе өшкерүдән чынлап та файда тигәндер дигән билге булып тормый. Дөреслектә, өшкерүнең файдасы кешенең ихласлыгыннан һәм тәкъва булуыннан тора. Әгәр дә өшкерүче кеше Раббыбызга күп гыйбадәт кылучы, олы һәм кече гөнаһлардан тыелучы кеше булса, Аллаһ Тәгалә аның догасын кабул итеп, сихерләнгән кешегә шифа бирә һәм сихер-бозымны юкка чыгара. Вәллаһү әгъләм – Аллаһ яхшырак белүче!

– Сихер нәсел буенча күчә аламы?
– Сихер кемгә ясалган булса, шуңа гына тәэсир итә. Атага ясалган сихер баласына һәм оныгына күчми, хатынга ясалган сихер иренә тәэсир итми.  Чөнки сихер шайтан аркылы башкарыла торган гамәл. Әгәр дә сихерче аңа билгеле бер кешегә генә зыян китерергә кушса, ул шул кешегә генә зарар сала. Шулай булгач, сихер бер кешедән икенче кешегә күчми.

– Ә ни өчен кеше сихер-бозымга дучар була?
– Күп очракта сихер гөнаһлар эшләүче, намаз һәм Коръән укымаучы, зикер-тәсбих әйтмәүче кешеләргә эләгә. Әгәр дә адәм баласы үзенең Раббысына һәр көнне Ул кушканча гыйбадәт кылса, хәрам ризыклардан һәм эчемлекләрдән үзенең нәфесен тыйса, Аллаһ Тәгалә аны сихер һәм күз тию кебек зарардан саклаячак. Хатын-кызларның да сихергә дучар булулары күп очракта урамда гаурәтләрен капламыйча йөрүләре белән бәйле. Шулай ук сихер госелсез кешегә дә җиңел эләгә. Шуның өчен дә ир белән хатын якынлык кылганнан соң госел алып пакьләнергә тиешләр.

– Сихер-бозымнан ничек сакланырга кирәк?
– Иң беренче чиратта намаз һәм Коръән укып, догалар кылып, Аллаһка ялварырга, Аның белән элемтәне ныгытырга кирәк. Мәсәлән, “Бәкара” (Сыер) сүрәсендәге “Аятел-көрси” (255 аять), “Әмәнәр-расүл”не (285-286 аятьләр), “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләрен укучы кешене Аллаһ Тәгалә сихердән саклый. Моннан тыш өйдән чыкканда, йортта булганда, йокыдан торгач һәм йокларга яткач, зикер-тәсбихләр әйтү дә хәерле. Мөхәммәд пәйгамбәр: “Әгәр дә бер кеше һәр көнне иртән вә кичен өч тапкыр: «Бисмилләәһил-ләзии ләә йәдурру мәгасмиһи шәй’үн фил-әръдый вә ләә фис-сәмәәәи вә һүәс-Сәмиигүл-Галиим” (“Аллаһның исемен телгә алам. Аның исеме әйтелгәч җирдә һәм күктә бернәрсә дә зыян китерә алмый. Ул Ишетүче һәм бөтен нәрсәне Белүче Зат”), – дип әйтсә, аңа ул көнне бернәрсә дә зыян китермәячәк», – ди (Тирмизи хәдисләр җыентыгы). Икенче бер хәдистә Рәсүлебез: «Кем дә кем берәр җиргә туктагач, «Әгуузү бикәлимәәтил-ләәһит-тәәммәәти мин шәрри мәә халәко» (Мин Аллаһның камил сүзләренә Ул барлыкка китергән нәрсәләрнең зарарыннан сыенам) дисә, шул урыннан киткәнчегә хәтле аңа бернәрсә дә зарар китермәячәк», – ди (Мөслим хәдисләр җыентыгы). Раббыбыз Аллаһ барчабызны сихер-бозымнан сакласын, аның белән интегүче кешеләргә хәерле шифаларын бирсен иде.

Чыганак:  Шәһри Казан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий