Шприц белән 15 яшьлек кызга һөҗүм итә

-- Лейла

Мәскәүдә ир шприц белән 15 яшьлек кызга һөҗүм итә һәм аңа билгесез препарат кадый, дип хәбәр итә РЕН ТВ. Укучы хастаханәгә эләгә.

Мәгълүматларга караганда, ир капюшонлы кофтада  15 яшьлек кыз янына килеп юл  сорый, ә аннары мәктәп укучысы артыннан китә, ә ул качарга маташканда куып җитеп, уколын сул як җилкәсенә ясый.
Кыз күпмедер вакытка аңын югалта. Ул якындагы хәрби училищега кадәр барып җитә һәм проходныйда табиб чакыртуны сорый.

Зыян күрүченең билгесез матдә белән агулануы ачыклана.

Чыганак: РИА-Новости
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий