Август сөенечле яңалыклары белән килде

-- Лейла

2 августтан алып, Россиядә укучы балалары булган һәр гаиләгә 10 мең сум акча бирелә башлады. Әлеге түләүләр 2003 елның 3 июленнән соң һәм 2015 елның 1 сентябренә кадәр туган балаларга каралган. Әти-әниләр гаризаларны 1 ноябрьгә кадәр тапшыра ала. Гаиләдә берничә бала булган очракта, түләүләр һәр балага да каралган. Гаризаны һәр бала өчен бирмичә, бер гаризада барлык балаларны да күрсәтеп язарга мөмкин.

Эшли торган пенсионерларга сөенче!
1 августтан эшли торган пенсионерларның пенсияләре артачак. Бу яңалык якынча 10 миллион кешегә кагыла.

Пенсия артсын өчен пенсионер рәсми рәвештә эшләргә, 2021 елның 1 гыйнварына кадәр пенсиягә чыккан булу шарт.
1 августтан гражданлык авиациясе һава судноларының очу экипажлары әгъзаларына, шулай ук күмер сәнәгате оешмалары хезмәткәрләренең аерым категорияләре пенсияләренә өстәмә түләүләр яңадан исәпләнәчәк.

Бу очракта кешенең авиация яки күмер сәнәгатендә эш стажы исәпкә алына. Ир-атлар өчен кимендә – 25, хатын-кызларның  20 ел шул өлкәдә эшләгән булулары шарт.

Акчаңны кире кайтар!
1 августтан алып спорт белән шөгыльләнгән өчен салым акчасын (НДФЛ) кире кайтарып булачак. Бу абонементның 13 процентын тәшкил итә. Салымнарны кеше үзе өчен дә, 18 яше тулмаган балалары өчен дә кайтарып алырга хокуклы.

Моның өчен хезмәт күрсәтү турында килешү һәм акча түләүне раслый торган чек таләп ителә. Ел дәвамында кеше гомумән алганда 120 мең сумга кадәр мондый төр салымын кире кайтара алачак.

Балалар “кешбэгы” бетерелә
Балаларның яллары өчен түләнелгән акчаның 50 процентын кайтарып алу мөмкинлеге 31 августта бетәчәк. Моңа кадәр балаларны ялга җибәргәндә юллама өчен “Мир” картасыннан түләгән очракта, бәянең яртысы, әмма 20 мең сумнан да күп булмаган өлешен кайтарып алырга була иде.
Программада бары стационар лагерьлар гына катнаша. Аларның балалар ялын оештыру һәм сәламәтләндерү реестрына кергәнлеге мөһим. Ял итә торган балага 18 яшь тулмаган булуы да шарт итеп куела.

Сәяхәтләр темасын дәвам итеп… Ерак араларга поездлардагы плацкарт вагоннарга август-сентябрь айларында ташламалы билетлар алырга мөмкин булачак. Әмма бу барлык урыннарга да кагылмый. (Төгәлрәге өске урыннар күздә тотыла). Ташламалар оештырылган төркемнәргә яисә балалар төркемнәрен дә читләтеп үтә. Шулай ук “балалар” өчен карлаган тарифлар да мондый ташлама белән сатылмый.

Ә менә самолетларга билет сатып алганда ташлама алу җиңелрәк булачак. Гаилә белән очкычка билет алу өчен балага 18 яшь тулмаган булу гына кирәк. Ташламалар 46 төбәкара рейсларга ясала. Алар арасында Мәскәү һәм Санкт-Петербург, шулай ук көньяк курортлары (Сочи, Анапа, Симферополь) кертелмәгән.

Субсидия яңартыла
1 августтан башлап экспортерларга аерым азык-төлекне транспортлауга киткән чыгымнарның бер өлешен субсидияләү яңартыла. Аерым алганда, сүз шикәр, бәрәңге, карабодай, көнбагыш мае, ашлык, ит һәм субпродуктлар, шулай ук йомырка кебек продуктлар турында бара.

Алтынга – бирка
1 августтан комиссион кибетләргә яисә ломбардларга тапшырылган зәркән эшләнмәләренә уникаль номер бирелә башлый. Әлеге номер һәм махсус штрих-код ярдәмендә дәүләт системасы аша эшләнмәнең чынмы-юкмы икәнен ачыкларга мөмкин булачак.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле