Сак булыгыз: караклыкның яңа төре

-- Лейла

Россия банкы исеменнән мошенниклар чит ил банкларында аларның исемнәренә зур акчалата счетлар «ачык» дигән хатлар юллый, дип белдерде регулятор.

Оешма сайтында бер очрактасвирлана, берәү электрон почтага шундый хәбәр алган. Бу хатта билгеләп үтелгәнчә, акчаны алу өчен комиссия түләргә кирәк.

Регулятор хәбәрләргә җавап бирмәскә, чит ил банкында яки оешмадагы зур сумма турында хат килгән очракта, акчаны күчермәскә киңәш итте.
Мошенниклар шулай ук Россия банкы исеменнән шалтырата, SMS яза һәм мессенджерларда элек сатып алынган дарулар, әйтик, медицина приборлары, Бадалар өчен компенсация алу тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә ала.

Чыганак: РИА-Новости

Бәйле