Фаҗига: ике яшьлек кыз газ белән агулана

-- Лейла

Бүген Әлмәттә Чапаев урамындагы күп фатирлы йортта ике яшьлек кыз газ белән агуланган. Аны балалар шәһәр хастаханәсенә «уртача авырлыктагы угар газы белән агулану»диагнозы белән китерәләр.

Шулай ук 67 яшьлек хатын-кыз һәм 70 яшьлек ир-ат зыян күргән.  Фаҗиганең сәбәбе ачыклана. Газ хезмәте белгечләре фатирның кухня бүлмәсен тикшерә. Газ приборлары нормада.

Сәбәбе-вентиляциянең тиешле дәрәҗәдә эшләмәве.

Чыганак: Бизнес-ОНЛАЙН
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий