Бүген Әлмәттә Чапаев урамындагы күп фатирлы йортта ике яшьлек кыз газ белән агуланган. Аны балалар шәһәр хастаханәсенә «уртача авырлыктагы угар газы белән агулану»диагнозы белән китерәләр.
Шулай ук 67 яшьлек хатын-кыз һәм 70 яшьлек ир-ат зыян күргән. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана. Газ хезмәте белгечләре фатирның кухня бүлмәсен тикшерә. Газ приборлары нормада.
Сәбәбе-вентиляциянең тиешле дәрәҗәдә эшләмәве.
Чыганак: Бизнес-ОНЛАЙН