- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Россиядә студентларга коронавирустан вакцина ясату мәҗбүри түгел, тик аларга сәламәтлек өчен якындагы атнада прививка ясату куркынычсызрак булыр иде. Бу хакта Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова белдерде.
“Уку елы башында хәвеф-хәтәр булмасын өчен, әлбәттә, халык прививка ясатуы идеаль вариант. Бүгенге көндә укучылар өчен мәҗбүри вакцинация юк. Әмма иң дөрес вариант- вакцина ясату”,-диде Попова Анна «Россия-1» телеканалында «Вести»тапшыруында.
Чыганак: Бизнес-ОНЛАЙН