Россиядә янә пенсия яшен үзгәртергә телиләр

-- Лейла


Дәүләт Думасына пенсиягә чыгу яшен кире кайтару турында закон проекты кертелде.


КПРФ депутатлары Дәүләт Думасына пенсия яшен кире кайтару (хатын-кызлар өчен 55 һәм ир-атлар өчен 60 яшь) турында закон проектын керттеләр, дип хәбәр итәләр. Аңлатма язуында мондый үзгәрешләрнең тискәре нәтиҗәләрне булдырмас өчен кирәк булуы күрсәтелә.

Мондый нәтиҗәләргә түбәндәгеләр керә: сәламәтлек начарлану, үлем-китем санын арттыру, инвалидлык һәм эшсезлек үсеше. Исегезгә төшерәбез, 2018 елда РФ Президенты Владимир Путин Россиядә пенсия системасын камилләштерү турындагы законга кул куйды, ул ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен 5 яшькә арттыруны күздә тоткан иде.

Чыганак:  РИА-Новостти

Бәйле