Татарстанда маска режимы кайчан бетәчәк?

Республикада маска режимы 6 айдан соң бетерелергә мөмкин.

Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

“Без грипп сезонына кердек, шуңа күрә бу сезонда битлекләр сакланачак. Бездә халыкны коронавирустан вакциналаштыру белән колачлау 60% түгел, ә 80% тәшкил итә. Шуңа күрә якындагы ярты елга битлекләр гамәлдән чыгарылмаячак», — диде ул.

Любовь Авдонина аңлатканча, Татарстан халкы коронавирустан никадәр тизрәк прививка ясатса, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте чикләүләрне, шул исәптән битлек режимын да гамәлдән чыгара алачак.

Чыганак: «Татар-информ» МА

Бәйле